Яшүсмер онлайн уенда җиңелгән өчен алты яшьлек энесен үтергән
Әниләренә сөйләргә мөмкин дип, абыйсы энесен үтерә.
Красноярск краенда коточкыч хәл булган, дип яза «МК» в Красноярске».
13 яшьлек малай онлайн уенда җиңелгән һәм энесен үтергән. Фаҗига буласы көнне 32 яшьлек әниләре кечкенә кызы белән әбиләренә киткән. Малайлар өйдә йоклап калган. Йокыдан торгач, олы улы телефонда уйный башлый. Раундта оттыргач, истерикага бирелеп, фатирдагы бөтен әйберне кыра башлый. Шкаф, өстәлләрне әйләндереп ташлый. Моны күреп торган энесе куркуыннан кухняга кереп кача. Әниләренә сөйләргә мөмкин дип, абыйсы энесен үтерә.
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев