erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әйтәсең килгәч, әйт!

Бервакыт таныш шофер белән Казанга барырга чыктык. Бирәзә тау башында кул күтәргән егетләр, кызлар басып тора. “Алыйк без боларны, бензинга булса да, акча булыр”, – диде ул.

Казанга җиткәч машинаны туктатуны сорады болар, өерләре белән төшеп калдылар. “Акча бирү түгел, рәхмәт тә әйтмәделәр!” – дип рәнҗеде машина йөртүчебез.

Кешеләр рәхмәт әйтү буенча да төркемнәргә бүленәләр икән. Бу гадәт гаиләдә тәрбияләнә, аларга әти-әнисе рәхмәтле булу кирәклеген сеңдермәгән. Мондый гаиләдә үскән балалар өчен рәхмәт әйтү ят нәрсә.

Гыйнвар аенда ЮНЕСКО тарафыннан үткәрелгән “Халыкара рәхмәт әйтү көне”н дә күбебез белми дә калгандыр, күзләренә чагылса да артык игътибар итмәгәндер. Рәхмәт сүзе  безнең телебездәге иң кадерле сүзләрнең берсе. Бер рәхмәт мең бәладән коткара”, – дигән халык мәкале дә бар. Белгечләр көненә ким дигәндә 30 кешегә рәхмәт әйтергә киңәш итә икән, бер ияләнгәнче ничә кешегә әйткәнеңне баштарак санап барсаң да була.

Рәхмәтне ничек итеп әйтә белү дә мөһим. Телевизор карап утырасың, түрәме, депутатмы, артистмы матур гына сөйләп утыра да: “Минем фәләннәргә рәхмәт әйтәсем килә”, – ди. “Бик әйтәсегез килсә, әйтегез инде рәхмәтне, ник болай газапланасыз?” – дип сорыйсы килә үзләреннән. Рәхмәт әйтәсе килү белән “рәхмәт” дип әйтү икесе ике нәрсә бит! Син бит рәхмәтеңне әле әйтмәгән, аны әйтәсең генә килә!

Менә син кунакта булдың, ди. Ашадың, эчтең, сыйландың, инде кайтырга җыенасың. Киенгәндә хуҗаларга “Минем сезгә рәхмәт әйтәсем килә!” – дисең һәм рәхмәтеңне әйтә алмый кайтып китәсең. Анысын әйтергә иртәгә киләчәксеңме? Килешәсездер, бер генә нормаль кеше дә алай дип әйтмәячәк! Гомумән, кешеләр бер-берсенә бервакытта да “Сиңа яки сезгә рәхмәт әйтәсем килә”, дип сөйләшмиләр. Чөнки “Рәхмәт” үзе нинди рәхәт сүз! Сөйләшмиләр, әмма, ни өчендер, трибуналарга менгәч әнә шул “килә” килеп  чыга.

Мин һәрвакыт әйтәм, татарча матур сөйләмгә кечкенә балалардан (бакчага киткәнче) өйрәнегез, дим. Матур да, гади дә аларның сөйләшүе, аларның теле әле бозылмаган. Оныкларыбыз рәхмәтне еш әйтә, аларның берсе дә: “Бабай, минем сиңа рәхмәт әйтәсем килә”, – дими бит.

Минем әйтергә теләгән фикеремне аңлаган кешеләргә рәхмәт! Ә хәзер Шәүкәт Галиевнең “Рәхмәтләр хакында” дигән шигырен рәхәтләнеп укыйк әле.

Җиргә төшкәч бияләе,

Гафур алып биргән иде,

Динә аңа: – Рәхмәт, – диде.

Малайның да җылы сүзгә

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кәеф килде. Елмайды да:

– Рәхмәтеңә Рәхмәт! – диде.

Кыз җавапсыз калсын диме?

Җавап бирде: – Рәхмәтемә

Рәхмәт өчен Рәхмәт инде!

Малай аңа башын иде:

– Рәхмәтемә Рәхмәт өчен

Рәхмәтеңә Рәхмәт, – диде.

Динә көлде. Бик күңелле,

Рәхәт иде. ...Җиргә төшкән

Бияләйгә рәхмәт инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре