Юк, кычкырып та булмый. Берсе түбән очтан, икенчесе югары очтан, өченчесе бөтенләй икенче авылдан. Берсе ялгышса, барысы да түнә
Тагын бер ел күз ачып йомганчы үтеп китте. Әле узган ел июнь аенда шаулап-гөрләп Сабантуйда бәйрәм иткән идек, ничек сизелмичә килде, шулай ук быелгысы да узып китте.
Ел да Сабантуе алдыннан балачакны искә алам. Зарыгып, көннәрне санап көтеп ала идек.
Өстә ситсы күлмәк, искене яңартып кигән яшел кофта, аякта “танкетка”– көзге каршында бөтерелеп киемнәремне барлыйм, үз-үзем белән сокланам, аннан әни белән җитәкләшеп болынга Сабантуйга атлыйм. Эх, күңелле балачак. Хәзер дә калдырган юк аны. Тик, ничектер, караш та, мөнәсәбәт тә башкачарак.
Шунысы күңелгә ята, нәкъ без яшь чактагы кебек күңелле итеп Сабантуена бүләк җыя башладылар. Урам башына керү белән гармун, җыр тавышыннан аңлап алып, бүләкләрне эләктереп урамга йөгереп чыгалар иде. Ат арбасы тулы бала-чага, колгага сөлгеләр, тукымалар бәйләнә, балалар тәм-том җыя... Соңгы елларда да бераз заманчалаштырып булса да шау-гөр килеп бүләк җыю модага кереп китте. Бу инде тиздән бәйрәм якынлашуы турындагы хәбәр.
Көтеп алынган әйбер бәрәкәтле була, диләр. Тик ничек килсә, шулай узып та китә шул бәйрәм. Арча Сабантуена да әле бик ерак кебек иде, менә инде артта да калды. Һәр елдагыча, шаулап, зурлап, матур үтә ул. Аеруча күңелле өлеше уеннардыр, мөгаен. Чүлмәк вату, капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү, күзләрне бәйләп бүләкләр кисеп алу, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, бүрәнәдә капчык белән “сугышу”, күзләрне бәйләп кадак кагу, озын аякта узышу, “торба аша” чыгу, сулы чиләктән алма алу, “чаңгыда” йөрү, ласта киеп йөгерү, коймак ашау, әтәч тоту, катыктан акча эзләү һәм башкалар.
Бу уеннарда катнашырга теләгәннәр алдан әзерләнеп киләдер, күрәсең. Югыйсә, күзләрне, кашларны буяган килеш катыктан акча эзләп, сулы чиләктән алма алып булыр идеме? Яки тар күлмәк киеп әтәч тотуны ничек күз алдына китерәсез? Ярый, капчык “сугышы”на ирләр чыга инде. Затлы киемнәре белән җиргә, яшел чирәмгә дыңгырдап төшсәләр, аларга да да эләгүе бар. Хатыннарыннан. Ватыламы, юкмы, чүлмәккә сугарлар, капчык киеп тә йөгерерләр. Ә менә бүгенге көндә, ягъни, көянтәнең нәрсә икәне дә онытылып барган вакытта, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү... Анысы кыенрак. Ул җәен чаңгыда йөрү галәмәт кызык. Бер кеше генә басмый бит әле аңа, бер-бер артлы берничә тезелә. Бер-берсен белгәннәр булса иде. Юк, кычкырып та булмый. Берсе түбән очтан, икенчесе югары очтан, өченчесе бөтенләй икенче авылдан, дигәндәй. Берсе ялгышса, барысы да түнә. Читтән караганда гына түгел, катнашучыларның үзләренә дә кызык. Рәхәтләнеп көлеп, күңел ачу өчен бит инде ул бәйрәм.
Спорт ярышлары да адым саен. Бөтен кеше спортчы хәзер, тезелеп көтеп торалар. Бер урында кул көрәштерсәләр, икенче җирдә гер күтәрәләр, озынлыкка сикерәләр. Ирләр генә түгел, хатын-кызлар да. Волейбол, пляж волейболы, мини-футбол, бокс, өстәл теннисы, теннис, стритбол, аркан, таяк тартышу, бочче, шахмат ярышлары, туры колгага менү, авыш колга буйлап бару – җаның кайсын тели, катнаш кына. Җиңүчеләргә бүләкләре дә шәп. Моннан тыш Экстрим-парк-та бодибилдинг буенча осталык дәресе һәм ярышлар, шулай ук скейтбординг ярышлары да үтте.
Кечкенә балалар өчен дә “алдавычлар” бик күп иде. Ул батутның ниндие генә юк, рәхәтләнеп сикер. Балалар аеруча шуны ярата. Моннан тыш та балаларны кызыктыра, әти-әниләрнең кесәләрен такырайта торган әйберләр муеннан. Тәм-том – “диңгез”, адым саен гына түгел, бармак саен. Акчаң гына җитсен. Хәер, аны саный торган көн түгел, Сабантуй елга бер килә. Ничек борынны кытыклап торган шашлык яныннан тыныч кына үтеп китәсең (өйдәгесе күп булгач тәмле түгел, мондагысы кыйммәт тә, кече телгә генә тиярлек, әмма шәп), көн салкынча булуга карамастан, куырыла-куырыла туңдырма ашамыйсың һәм башкалардан авыз итмисең. Әнә шулай киң атлап күңел ачарга күнеккән безнең халык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев