erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ЮХИДИ бүлекчәсенең ике дәүләт хезмәтендәге кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады

Арча районында ЮХИДИ бүлекчәсенең элеккеге дәүләт хезмәтендәге кешеләренә карата күп тапкырлар ришвәт алган һәм хезмәт вәкаләтләреннән явызларча файдаланган өчен хөкем карары чыгарылды.

Арча районы прокуратурасы Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсенең ике дәүләт хезмәтендәге кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Әлеге эш буенча шулай ук Татарстан Республикасы Кукмара районының өч кешесе гаепләнде.

Суд Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсенең теркәү-имтихан бүлекчәсе җитәкчесе һәм аның буйсынуындагы кешене РФ Җинаять кодексының 290нчы маддәсенең “а” пунктында, 292нче маддәнең 2нче өлешендә, 290нчы маддәнең 3нче өлешендә, 285нче маддәнең 1нче өлешендә каралган (дәүләт хезмәтендәге кешенең арадашчы аша ришвәт бирүче файдасына законсыз гамәлләр ясаган өчен шактый зур күләмдә акчалата ришвәт алуы, шул исәптән бер төркем кешеләрнең алдан килешүе; хезмәт алдавы, хезмәт вәкаләтләреннән явызларча файдалану) җинаятьләрне ясауда гаепле дип тапты.

Ачыкланганча, 2019 елның 8 августыннан 2020 елның 17 гыйнварына кадәр әлеге кешеләр, алдан сөйләшеп, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча закон тәртибендә теоретик имтихан бирергә теләмәүчеләрдән берничә тапкыр акчалата ришвәт алганнар. Гаепләнүчеләр рәсми документларга ялган мәгълүматлар кертеп хезмәт алдавы ясаганнар. Кайбер очракларда имтихан бирергә башка кешеләр кертелгән. Ришвәт күләме 10 мең сумнан 28 мең сумга кадәр тәшкил иткән.

Эштәге башка фигурантлар ришвәтчелеккә арадашлык итүдә һәм ЮХИДИ бүлекчәсенең әйтеп үтелгән хезмәт урынындагы кешеләренә арадашчы аша ришвәт бирүдә гаепләнделәр, алар гаепләрен тулысынча таныды.

Элеккеге полиция хезмәткәрләре гаепләрен  танымауга карамастан, аларның гаебе судта тулысынча исбатланды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2022 елның 24 февралендә Арча район суды, прокурор позициясе белән килешеп, ЮХИДИ районара имтихан-теркәү бүлекчәсенең элекке җитәкчесен хокук саклау органнары системасында дәүләт хезмәте вазифаларын биләү хокукыннан 4 елга мәхрүм итеп, 500 мең сум штраф белән 7 ел 6 айга иректән мәхрүм итте, ул җәзаны каты режимлы төзәтү колониясендә үтәячәк, ә аның буйсынуындагы кешене хокук саклау органнары системасында дәүләт хезмәте вазифаларын биләү хокукыннан 4 ел 6 айга мәхрүм итеп, 600 мең сум штраф белән 8 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итте, ул да җәзаны каты режимлы төзәтү колониясендә үтәячәк.

Ә башка кешеләр төрле срокларга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде,  аларга да 75 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр штраф рәвешендә өстәмә җәзалар кулланылды.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X