Юл-транспорт һәлакәте вакытында автомобильдә дүрт пассажир булган.
Сак булыгыз
Кичә кич сәгать җиденчедә Чаллыдан Минзәләгә бара торган юлда авария булган.
«Татар-информ» хәбәрчесенә һәлакәт урыныннан хәбәр итүләренчә, Ford җиңел машинасын йөртүче 22 яшьлек кыз идарәне югалта, машина юл кырыена төшеп китә һәм берничә тапкыр әйләнеп каплана.Юл-транспорт һәлакәте вакытында автомобильдә дүрт пассажир булган.
«Һәлакәттә машина йөртүче кыз һәм аның дүрт пассажиры - 23 яшьлек кыз, 22, 25 һәм 30 яшьләрдәге өч ир-ат зыян күрде. Алар төрле дәрәҗәдә имгәнгән, барысында хастаханәгә китерделәр», - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/cally-yanynda-inel-masina-kyuvetka-tosep-ailangan-iortucese-ham-durt-passazir-xastaxanada-5855961
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев