Юл-транспорт һәлакәтләрендә 4 кешенең гомере өзелде, 6 кеше тән җәрәхәтләре алды
Гыйнвар аенда Арча районында 3 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда 4 кешенең гомере өзелде һәм 6 кеше тән җәрәхәтләре алды.
Шул исәптән, балигъ булмаган җәяүлеләр катнашында 1 юл һәлакәте булды, бәхеткә, җәяүле тән җәрәхәтләре алмады. Арча районы ЮХИДИ бүлеге җәяүлеләрне дә, машина йөртүчеләрне дә юл йөрү кагыйдәләрен сакларга чакыра, дип хәбәр итә “Юл йөрү куркынычсызлыгы” учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова. Юлларда исән-имин йөрик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев