erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юлбарыс елына аяк бастык

Арча үзәк стадионында Үзәк чыршыны ябу, искечә Яңа елны каршы алу тантанасы булды.

Чын бәйрәм оештырылды. Хәрәкәтчән спорт уеннарында яшьләр, өлкәннәр рәхәтләнеп катнашты, көч сынашты, күңел ачты. Елдагыча, бүләкләр дә мулдан булды.

Тырышлыкларын куеп, тирә-юнебезне кышкы матурлыкка төрүгә, ямьләндерүгә, кәефләребезне күрүгә зур өлеш керткән осталарның берсе дә буш кул белән китмәде. Аларга дип-ломнар һәм сертификатлар тапшырылды.

Бәйрәмне шәһәр купшы кызлар кебек бизәнеп каршы алды. Юл буенча тезелеп киткән баганалардагы, агачлардагы утлар үзләре генә дә ни тора. Оешмалар, учреждениеләр, аеруча мәктәп, балалар бакчалары тирә-юньнәреннән әкият дөньясы ясады. Авыл җирлекләре дә читтә калмады. Салкыннан курыкмыйча, стадионда кар фигуралары ясау да үзе зур хезмәт сорый. Аларны күрми калу, бәяләмәү мөмкин түгел.

Арча урамнарын бизәп, шәһәргә бәйрәм рухы кертү  “Жилкомбытсервис” (җитәкчесе Альберт Хәкимов), “Энергосервис” (Рамил Әхмәтгалиев), “Идарәче компания” (Илдус Әһлиев) ширкәтләре хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Авыл җирлекләре арасында территорияне бизәү буенча да бәйге оештырылган иде. Беренче урынны Яңа Кишет авыл җирлеге (Энҗе Минҗанова) яулады, икенче урында Шушмабаш (Вәзир Сәгыйтов), Апаз (Раушан Котдусов) һәм өченче урында Сеҗе (Рөстәм Хәмидуллин) авыл җирлекләре.

Районда оешма, предприятие, учреждениеләр территорияләрен матурлау буенча “Карлы бизәкләр” дигән бәйге дә узды. Кышкы сихри матурлык тудыруда иң яхшылар дип Арчаның беренче (Эльмира Сафина), алтынчы (Дилүс Мостафин), Урта Курса (Радик Яруллин)  мәктәпләре, Арчаның 7нче (Лиана Сөләйманова), 6нчы (Энҗе Галимуллина), Наласа (Гөлназ Габдрахманова) балалар бакчалары, балалар сәнгать мәктәбе (Гөлнара Сабирова), Урта Сәрдә (Илфира Зарипова) клубы, “Водоканал-Сервис” ширкәте (Тәлгать Миндубаев), педагогика көллияте (Гөлнара Гарипова), “Илком” (Ильяс Хәкимов), газ хезмәте (Илшат Сабиров) танылды, икенче урын Арчаның икенче (Гөлназ Гыйниятуллина), Яңа Кырлай (Зөлфия Хәйруллина) мәктәпләренә, 9нчы (Эльвира Мостафина), Казанбаш (Рәзилә Шәйхетдинова), Урта Курса (Альфира Хәмзина) балалар бакчаларына, Иске Иябаш авыл клубына (Зөлфирә Сәлахиева), “Арча КСМ”ы ширкәтенә (Рафаэль Муллагалиев), район электр челтәренә (Нияз Нурмөхәммәтов), гуманитар-техник техникумга (Римма Мамаделеева), Арча элеваторына (Ләйсән Әһлиуллина), район мәдәният йортына (Айрат Нурьязанов) бирелде. Өченче урынны бишенче гимназия (Нияз Муллахмәтов), Лесхоз (Васыйл Шакиров), Пөшәңгәр (Гөлназ Котдусова) мәктәпләренә, 11нче (Гөлсинә Шәйхелисламова), Утар Аты (Фәридә Сөләйманова), Үрнәк (Хиндия Шәяхмәтова) балалар бакчалары, Мирҗәм клубы (Мәрвәр Шакирова), Арча ДОСААФы (Рөстәм Алеев), “Арча” спорт мәктәбе (Рәдис Йосыпов), Арча күпфункцияле үзәге (Миләү-шә Фәрхуллина), “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте (Илһам Сабиров), “Арена” боз сарае (Илһам Шакиров), “Татавтодор”ның Арча филиалы (Альберт Сафиев), “Газстройгарант” ширкәте (Руслан Хәмитов) алды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үзләре яшәгән йорт тирәләрен матур итеп бизәүчеләрне дә билгеләп үттеләр. Кол Гали урамыннан Борһановлар, Хуҗиәхмәтовлар, Котдусовлар, Яковлевлар, Космонавтлар урамыннан Ахуновлар гаиләләре бүләкләнде.

Стадионны кар сыннары белән бизәүчеләр дә читтә калмады. Шушмабаш, Носы, Хәсәншәех, Апаз, Казанбаш, Курса Разъезды, Кәче, Сикертән, Кушлавыч, Сеҗе, Яңа Кырлай, Арчаның 3нче, 6нчы, Курса-Почмак, Ашытбаш, Утар Аты, Түбән Мәтәскә, Лесхоз, Иске Кырлай, Иске Ашыт, Урта Курса, Өчиле, Яңа Кишет, Ташкичү, Түбән Аты, Яңа Кенәр, Иске Чүриле, Наласа, Шурабаш мәктәпләре, педагогика, агросәнәгать көллиятләре, агросәнәгать көллиятенең Арчадагы филиалы, 5нче гимназия, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты хезмәткәрләре тырышлыгы бу.

“Казан арты” тарих-этнография музее (Гөлназ Камалова), үзәк китапханә (Рузия Хәкимова), сәнгать мәктәбе (Гөлнара Сабирова), Укучылар сарае (Руслан Гыйниятуллин) хезмәткәрләре Яңа ел каникулларының башыннан ахырына кадәр стадионда, андагы йортларда төрле чаралар оештырдылар, Арча мәдәният йорты, авыл  клуб учреждениеләре, үзешчәннәр һәр кич арчалар өчен концерт куйдылар.

Бүләкләүләр җырлар белән үрелеп барды. Үзешчәннәребезне махсус чакырылган татар эстрадасы йолдызлары алыштырды. Сәхнәдән читтә уеннар гөрләде.            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев