erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юрий Переведенцев: Табигатьне сакларга кирәк — ул уникаль

Россиянең Төп законына кертеләчәк төзәтмә илнең табигый байлыкларын саклауга тулысынча ышаныч багларга мөмкинлек бирәчәк.

Тирә-юньне саклау турында Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмә кешенең табигатькә тәэсирен киметергә ярдәм итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтте.

«Мин, әлбәттә берссүзсез риза. Табигатьне сакларга кирәк, ул уникаль һәм төрле йогынтыларга тиз бирешә. Хәзер нәрсә майтарыла бездә? Кеше табигый мохиткә бик көчле йогынты ясый, шуның аркасында океаннар оксидлаша, чөнки анда күп күләмдә парник газлары эләгә», — диде профессор.

Переведенцев әйтүенчә, кеше гаебе белән парник эффекты аркасында һаваның глобаль температурасы ике градуска күтәрелергә мөмкин, ә бу бөтен планета өчен бик начар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россия Конституциясенең 114 маддәсенә тәкъдим ителгән төзәтмә буенча, Хөкүмәт гражданнар тормышы һәм тирә-юньгә хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең тискәре йогынтысын киметү өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан зоояклаучылары Россия Конституциясенең 114 маддәсенең яңа редакциясе илнең алга китеше өчен җитди адым дип белдергән иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X