Законны өйрәнү генә җитми, аны куллана да белү кирәк
Иске Кырлай мәктәбеннән ике укучы кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада катнашкан һәм призлы урыннарга ия булган
Быел алар тугызынчы сыйныфны тәмамлаган. Киләчәктә шушы юнәлешне сайларлармы? Әллә ул вакытлыча гына мавыгумы?
Шушы сорауларга җавап эзләп без Иске Кырлай төп гомумбелем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре укытучысы Гөлназ Хәбибуллинага һәм укучылары Кәрим Низаметдинов белән Адилә Сафиуллинага мөрәҗәгать иттек.
– “2014-2025 елларда Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасы үсеше” дигән максатчан программа эшләп килә, – диде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаь органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина. – Шуның нигезендә мәктәп укучылары арасында олимпиадалар үткәрелә. Аларның эшләренә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың Дәүләт алкоголь инспекция-се, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре, югары уку йортларының әйдәп баручы укытучылары бәя бирә. Безнең районнан да укучылар олимпиадаларда даими актив катнаша һәм призлы урыннарны яулый. Җиңүчеләргә бүләкләре дә зурдан.
Ләйсән Абдуллина әйтүенчә, җиңү җайлы гына бирелми. Аның өчен берничә этапта “көрәшергә” кирәк. Беренче этапта читтән торып тест сорауларына җавап бирү карала. Икенче этапка үткәннәр кулланучылар хокукларын яклау буенча тормыштагы мисалларга таянып эссе яза. Анысын да уңышлы гына үтеп киткән укучыларга жюри әгъзалары каршына басарга туры килә.
– Шуңа күрә безнең оешма хезмәткәрләре, күп очракта үзем, мәктәпләргә чыгып закон буенча дәресләр үткәрәбез, викториналар оештырабыз, – диде ул. – Мин олимпиадаларга әзерләнү өчен укучыларга материаллар, мәсьәләләр дә бирәм.
Тормыштан алынган сораулар
– Сораулар бик авыр. Тормыштан алынган. Законнарга нигезләнеп (хәтта нинди маддә булуын да сорыйлар) җавап бирергә кирәк, – диде Арча территориаь органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе. – Өстәмә сораулар да күп бирелә. Нәкъ имтихан формасында уза ул. Безнең укучылар өченче этапны да уңышлы гына үтте. Адилә икенче урынны алды, Кәрим “Татар телендә кулланучыларның хокукларын өйрәнүдәге уңышлары өчен” номинациясендә җиңүче булды.
Сүз монда үткән елда җиңү яулаучылар турында бара. Бүген аларның икесе дә тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Алга таба нинди юл сайлаганнар? Олимпиадада катнашу киләчәктә һөнәр сайлау өчен этәргеч булганмы? Бүген Адилә белән Кәримгә шушы сорауларны бирдек.
– Бу тема белән мин 8-9 сыйныфларда укыганда кызыксындым. Олимпиадада да бик теләп катнаштым. Законнарны белү һәрвакыт кирәк. Нинди генә очракларга тап булсаң да, үзеңнең хокукларыңны исбатлый аласың, – диде Адилә. – Мин җәйге чорда кибеттә эшлим. Закон бозу очраклары күп очрый. Мин инде андый вакытта җавап бирә алам. Тормышта нинди һөнәр сайласаң да, закон белү кирәк.
Адилә “Кулланучылар экстремизмы һәм аның тормышта кулланышы” дигән темага эссе язган. Тормыштан мисал алган. Укытучысы да ярдәм иткән.
– Минем өчен кулланучылар хокукларын яклау темасы кызыклы. Законнар, кодексларны үзем өчен кызыксынып укыдым, олимпиадада маддәләрен белү дә кирәк булды. Анда нәкъ имтихандагы кебек билет аласың һәм шундагы сорауга җавап бирәең. Уйларга бераз вакыт бирелә. Җавапны тиз таптым, чөнки белә идем. Өстәмә сорау бирделәр. “Суыткыч ватылган очракта гарантия буенча аны өйгә килеп алып китүләрен таләп итәргә мөмкинме?”, – дип сорадылар. Әйе, әйбер биш килограмм яки авыррак икән, алып китәргә тиешләр. Анысын әйттем, әмма маддәсен белә алмадым. Шул бәяне бераз төшерде. “Санкцияләр шартларында кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага эссе язган идем. Тормышта ул, бәлки, кирәк тә булмас, әмма бүгенге көнгә туры килә, – диде Кәрим.
Мәктәптә өйрәнгәннәре аңа киләчәктә дә кирәк булачак. Ул юридик көллияткә укырга керергә җыена. Суд эшләре буенча белгеч булачак. Олимпиадада катнашу, законнарны өйрәнү бик тә кирәк булачак Кәримгә.
Теорияне дә белергә кирәк
Укытучылары Гөлназ Хәбибуллина белән дә аралашып алдык. Ни өчен ул нәкъ менә кулланучылар хокукларын яклау буенча укучылар белән эш алып барырга булган?
– Иске Кырлай мәктәбендә өстәмә белем алырга теләге булган балалар өчен бик күп мөмкинчелекләр тудырылган. Җәмгыять белеме укытучысы буларак мин шушы юнәлешне алдым. Чөнки балаларга ул гомер буе кирәк булачак. Мәктәп программасы буенча бу темага сөйләшү өчен тугызынчы сыйныфта яңа елдан соң елга бары бер сәгать вакыт бирелә. Ул вакыт эчендә нәрсәгә өйрәтеп бетереп була? Балаларны кулланучылар хокукларын яклау буенча бәйгеләргә, олимпиадаларда катнашырлык итеп әзерләү өчен без күпчелек вакыт дәрестән соң шөгыльләнәбез. Ә катнашучы балалар белән без сигезенче сыйныфтан әзерләнә башлыйбыз. Дәрестән соң да калабыз, интернетта да шөгыльләнәбез. Күбрәк дәрестән соң вакытны шуңа багышлыйбыз. Атнага бер көн, җомга көнне, теләге булган балаларны чакырам. Башта теория өйрәнәбез, кулланучылар хокукларын яклау трындагы законнар, сәүдә буенча кагыйдәләр һәм башкалар. Олимпиада да беренче этапта нәкъ тә менә шушы теория була. Анысы онлайн үтә. Ул өлешне үтеп киткәннәргә икенче тапкыр чакыру килә. Анда балалар иҗади инша (эссе) язарга тиеш була. Эссега тема сайлаган вакытта мин балаларга тапталган темалар булмасын, дим. Ахыр чиктә комиссия каршына бара алар.
Анда дәгьвалы мәсьәләләрне күтәрәләр һәм алардан чыгу юллары турында сорыйлар. Шуны күздә тотып балалар белән без дәресләрдә тормышта килеп туган яки туарга мөмкин проблемаларны чишәргә тырышабыз.
– Эссены нинди телдә язалар?
– Нинди телдә дә ярый. Ләкин мин татар мәктәбе булгач, татар телендә языгыз, дим. Чөнки рус телендә язган вариантларда плагиат (эсселар автомат рәвештә плагиатка тикшерелә) очрый. Аннан үз телләрендә фикерләрен дә тулы итеп бирә алалар. Кәрим хәтта комиссия алдында да мин татар баласы, дип, татар телендә җавап бирде.
Законны куллана белү кирәк
– Бу олимпиадаларда күпме бала катнаша?
– Сигез меңнән артык. Бөтен районнардан киләләр, – диде Ләйсән Абдуллина. – Теманы бик яхшы белсәң генә җиңеп чыгарга була.
– Укучылар законнарны теләп өйрәнәләр, дисез. Әйткәннәре бармы, үзләштергән әйберләренең тормышта кирәге чыгамы икән?
– Бер шундый очракны гына әйтеп китәм. Аның башкаларга да кирәк булуы бар. Бер укучым шалтырата. Кибеттән әрлән сатып алганнар. Авыру булып чыккан. Кире тапшырып буламы, дп сорады. Бу товар түгел бит, төсе, җенесе ошамады, дип кенә илтеп биреп булмый. “Ике данәдә гариза языгыз, алып калырга тиешләр”, – дидем. Шалтыратып әйткәч, кире борган булганнар, гариза язып килгәч, алып калганнар, – диде Гөлназ Хәбибуллина.
– Адилә белән Кәрим быел мәктәпне тәмамлап чыга. Алар урынына кулланучылар хокукларын яклау буенча дәресләргә йөрергә теләүчеләр бармы?
– Әйе, быел җиденче сыйныфка килүчеләр дә кызыксына, сораша башлады инде. Сигезенче сыйныфлар белән уку елы башыннан әзерлек тә башлыйбыз. Олимпиадада җиңүчеләргә бүләкләре дә затлы бит. Мин аны бөтен балалар алдында тапшырам. Дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч итү өчен тормыштан алынган мисалларны чишүне беренче планга куям. Чөнки тормышта законны өйрәнү генә җитми, аны куллана да белү кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев