erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Инсультны ничек булдырмаска? Ә ул яшькә карамый...

Бүген, 29 октябрьдә, Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне.

Әңгәмәдәш - район үзәк хастаханәсенең районара йөрәк һәм кан юллары үзәге җитәкчесе, табиб-терапевт Ринат Мирбәт улы Хәстиев.

- Ринат Мирбәтович, инсульт нинди чир ул?

- Инсульт – ул баш миендәге кан әйләнешенең кинәт бозылуы. Баш миендәге кан тамырларының шартлавы, баш мие кан тамырының кинәт тараюы яки тромб аркасында тамырларның кинәт тыгылуы аркасында инсульт булырга мөмкин.

- Халык телендә ул, гади генә итеп әйткәндә, “паралич” дип йөртелә. Инсульт турында киңрәк аңлатсагыз иде.

 -Инсульт ике төрле юл белән килеп чыга. Аның берсе һәм иң киң таралганы – ишемия инсульты (баш мие инфаркты) – ул кан тамырлары тараюдан яки тыгылудан барлыкка килә. Нәтиҗәдә баш миенә кан килми башлый һәм шул сәбәпле баш мие нерв күзәнәкләренә кислород, туклыклы матдәләр килүдән туктый. Инсультның икенче төре гемморрагик инсульт, ә аның төп сәбәбе булып кан басымы авыруы тора.  Кан басымыннан дәваланмаган очракта тора – бара кан тамырлары киңәя – ки ңәя юкара, үзенең сыгылмалылыгын югалта. Һәм кан басымы бик нык яки кисәк күтәрелгәндә баш миендәге тамырлар шартлап, башка кан сава.

-Инсульт булган очракта аның төп билгеләре нинди?

 Кулларда, аякларда көчсезлек барлыкка килә. Алар оей, гәүдәнең  бер ягында тоемлау начарая, сөйләшү үзгәрә, күз күреме начарая, битнең бер ягы кыегаерга, йөрү, хәрәкәтләр үзгәрергә, баш әйләнергә, тигезлек югалырга, билгесез сәбәпләр аркасында кисәк кенә баш авырта башларга, укшулар, косу, аң югалтулар күзәтелергә мөмкин.Соңгылары күп очракта  башка кан саву нәтиҗәсендә барлыкка килә. Авыру кешедә бу билгеләрне күрсәгез, кичекмәстән  ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

- 29 октябрьдә Бөтендөнья инсультка каршы көрәшү көне

- Әйе, ул көн 2006 елдан Бөтендөнья инсультка каршы көрәшү оешмасы тарафыннан гамәлгә керде. Аның максаты - халыкка инсульт проблемасы турында аңлату, аны булдырмый калу турында төшендерү. 

- Инсульт нинди яшьтәге кешеләргә хас чир? 

-Инсульт теләсә нинди яшьтә булырга мөмкин. Кеше олыгая барган саен инсульт белән авырту ихтималы арта бара. Ел саен Россиядә 450 мең кешедә инсульт очраклары теркәлә. Елга һәр 1000 кешегә 2-3 очрак туры килә. Кискен инсульт кичергән авыруларның 35 проценты мәрхүм була. Ә безнең үзәктә инсульттан үлем белән тәмамланган очраклар 10 процент тирәсе. Инсульт вакытында, кабатлап әйтәм, минең кан әйләнеше, аның кислород һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин ителеше бозыла. Шул сәбәпле ми күзәнәкләре санаулы минутларда үләргә мөмкин. Россиядә Көнбатыш илләре белән чагыштырганда минең кан әйләнеше бозылудан үлүчеләр саны күбрәк  яшьрәк буынга туры килә. 

- Элеккегә караганда хәзер күбрәк авырталармы?

- Бер чама.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Инсульттан соң инвалидлыкка чыгу күренешләре еш буламы?

- Инвалидлыкка чыгу буенча төрле авырулар арасында инсульт 1нче урында тора.

- Инсультны ничек булдырмаска?

- Моның өчен тормыш рәвешен үзгәртергә кирәк. Вакытында, кичке сәгать 10нан да соңга калмыйча, йокларга ятарга, кичке сәгатьләрдә күп итеп ашамаска тырышырга - җиңелчә генә капкаларга: бер алма ашап куярга, кефир, су эчәргә була, хәрәкәтне арттырырга, саф һавада йөрергә, яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек итәргә, артык күп ашамаска, еш һәм аз-азлап ашарга, юкка-барга үзеңне бетермәскә, нервыларны сакларга һ.б. Кан басымы булганнарга кан басымын үлчәп торырга кирәк. Кандагы холестирин һәм шикәрне тикшертеп торырга. Һәр көнне кимендә 40 минут йөрергә. Майлы, тозлы һәм баллы ризыкларны күп кулланмаска. Артык авырлыкны киметергә, алкогольдән баш тартырга, тәмәке тартмаска, табиб билгеләгән даруларны кулланырга кирәк.  Күп очракта инсультны булдырмый калып та һәм җиңеп тә була. Инсульт булмасын дисәң, үзеңә игьтибарлы булырга кирәк. Даими рәвештә диспансерлаштыру үтәргә киңәш ителә. Сәламәт тормыш рәвеше алып бару мөһим.

- Инсульт булганын белү өчен ике кулны күтәртеп карау дөрес ысулмы?

- Әйе. Ике кулны күтәргәч, инсульт булган кешенең бер кулы төшә башлый.

- Инсультны никадәр тизрәк ачыклап, тиз арада медицина ярдәме күрсәтсәң, ул дәвага тизрәк бирешә, диләр.

- Авыруда инсульт билгеләрен сизеп алуга кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Минутлар кешенең гомерен саклап калырга мөмкин. Авыруга 3-5 сәгать эчендә ярдәм күрсәтелсә, чир дәвага тизрәк бирешә. Моның өчен безнең үзәктә мөмкинлекләр бар. Менә инде 13 ел Арчада районара кан юллары үзәге эшли. 5 районга хезмәт күрсәтәбез. Шушы 5 районда 18 яшьтән узган 120 000 халык яши. Хезмәт күрсәтү радиусы 140 км. Үзәктә бер ел эчендә 800 авыру дәвалана. Югары технологияле дәвага мохтаҗ авыруларны республика клиникасына җибәрәбез. Быел үзәккә яңа тернәкләндерү, дәвалау-диагностика җиһазлары кайтты. Бездә үз эшен яхшы белгән белгечләр эшли.

- Коронавирусның инсульт китереп чыгару ихтималы бармы?

- Әйе, бар. Хәтта үлем очраклары булды. Коронавирустан вакцина ясатырга кирәк. Тромбларның баш миендәге кан тамырларында хасил булуы инсульт белән тәмамлана. Ковидтан соң тромбларга юл куймас өчен табиб киңәше белән канны сыеклатучы препаратлар эчәргә кирәк

- Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре