“Заря“да бодай үстерә беләләр
2 октябрьдә “Заря“ ширкәтендә игеннәрне урып-җыю эшләрен төгәлләргә, алда торган бурычларга багышланган семинар-киңәшмә булды
Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.
“Заря“ ширкәте соңгы елларда игенчелектә яңа технологияләр кулланып зур уңышларга иреште, күп төзелешләр алып бара, техника, авыл хуҗалыгы машиналары яңарды. Көзге бодай игү тәҗрибәсе игътибарга лаек, быел аның гектарыннан 50 центнердан артык уңыш алдылар.
Министр урынбасары Д.Яшин хуҗалыкларга дәүләт ярдәме, аны алу шартлары турында сөйләде. Белгечләр быел игенчелектә булган уңышлы яклар, җитешсезлекләр турында чыгыш ясады.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов елның уңышлы килүен билгеләп үтте, технологияне үтәгән хуҗалыкларда уңыш югары, пар җирләре белән эшләүдә “Казанка“ хуҗалыгын мисал итеп китерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев