erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзе бер ул Нияз!

Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Роберт Һидиятуллин белән сөйләшәбез. Ул безгә болай диде:

 

– Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче Нияз Шаһиев бүген төшке ашка кадәр генә өйдә була, аннан соң Казанга барам, диде.

Киттек Иске Чүрилегә! Нияз авыл җирлеге башлыгының күршесе, хәтта туганы булып чыкты. Киләбез дип әйтергә шалтыраткан идем, телефонын алмады. Өйдә генә булса ярар иде. Безне авыл җирлеге башлыгы каршы алды. Әһә, Ниязның капка төбендә машинасы тора. Өйдә булырга тиеш.

 Ишегалдына үттем. Кечкенә генә бер эт чәңгелдәп оясыннан башын тыкты. Һәм... атылып та чыкты. Юк, тешләмәде. Менә аякка ябышам-ябышам дип чәңгелди. Этне тынычландырырга тырышып, тизрәк өйалды ишеген, аннан өйнекен ачтым. Тавыш-тын юк. Каршыма нәни бер бала тәпиләп чыкты. Артыннан – әнисе... Өйдә Ниязның кайда икәнен белүче булмады. Кире ишегалдына чыктым. Башлык белән арткы бакчаны да күздән кичердек. Юк, Ниязыбыз...

Шулай капка төбендә аптырашып басып торабыз. Шалтыратып карыйбыз, әмма Нияз телефонын алмый. Бераздан күренде Ниязыбыз. Юк, минем турыда язмагыз, кирәкми... – дип башлады ул сүзен. Бездән качып, киткәнне көтеп, ярыктан гына карап тордың мәллә! – дип көлешәбез. Сөйләшә торгач, Нияз бик ачык, якты кеше булып чыкты. Күршеләре: Үзе бер ул Нияз, гитарада, гармунда да уйный әле ул! – диделәр.  Фотога да төшәсе түгел иде, күндердек.

Дөресен генә әйткәндә, ошады миңа героем. Кулыннан эш килә, аралашуы  җиңел, елмаерга ярата. Үзе ясап куйган матур капка янында фотога да төшердек үзен.

– Мин күрше Биектау районы Татар Әйшесе авылыннан, – дип сөйләде Нияз. – 1968 елда туганмын. Дүрт бала үстек. Училищеда эретеп ябыштыру һөнәренә укыдым. Өч ел армиядә моряк булып хезмәт иттем. Дизель тракторында, “Дон”, “Нива” комбайннарында эшләдем. Дөньялар үзгәреп киткәч, әкренләп эретеп ябыштыру эшенә күчтем. Быел җәй аеннан үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче буларак теркәлдем. Тимердән капкалар, ишек, мунча мичләре, чардуган, теплицалар һ.б. эшлим. Металлны өйгә китереп бирәләр. Үзмәшгульче булып теркәлү җайлы. Керемеңә карап салымын түлисең. Ә бит эшмәкәргә, синең эшең барамы-юкмы, керемең булу-булмауга карамастан, салым түләргә кирәк. Үзмәшгульче булып теркәлгәч, жаның тыныч. Кайчан якаңнан килеп тотарлар икән, дип курыкмыйсың.

Нияз хатыны Рәзилә белән бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер кызлары Зөлфиянең үз тормышы, декрет ялында. Кунакка кайткан. Бергәләшеп тәмле оныкны үстерәләр.

Ишегалды тулы мал-туар. Ә шулай да Ниязның күңелендә бер хыялы бар. “Эх, бер генә көн тракторда, комбайнда эшләп аласы иде! – ди ул. – Арткы яктагы басудан гөлдер-гөлдер килгән тавышларын ишетсәм дә, күңелгә рәхәт булып китә... Хәзер бит ул комбайннар нинди заманча!”

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

...Бер генә көн! Ә барыбер дә үзмәшгульлек күңелгә якынрактыр, үз эшеңнең булуы ул  үз-үзеңә хуҗа, дигән сүз, берәү дә синең өстән әмер бирми, эшеңә тыгылмый. Нияз, уңышлар сиңа! Эшең булып торсын!

Әлеге салым турында тулырак https://www.tvoedelo.pro/ сайтында танышырга мөмкин.

  Румия Надршина

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X