erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Үзем олы яшьтә, балаларым бернинди ярдәм күрсәтмиләр. Миңа нишләргә” (Юрист киңәше)

​​​​​​​“Үзем олы яшьтә, балаларым бернинди ярдәм күрсәтмиләр. Миңа нишләргә”, – дип шалтыратты бер газета укучыбыз. Аның соравына юрист Радик Гыйлаҗиев җавап бирә:

– РФ Гаилә кодексының 87нче маддәсенең 1нче пункты нигезендә, эшкә сәләтле булмаган ярдәмгә мохтаҗ ата-аналар үзләренең эшкә яраклы балигъ яшьтәге балаларыннан ярдәм таләп итәргә хокуклы.

Эшкә сәләтсез ярдәмгә мохтаҗ дип I, II, III төркем инвалидлар булган һәм пенсия яшендәге ата-аналар санала ала.

Әгәр ата-аналар һәм балалар арасында алиментлар түләү турында килешү юк икән, алиментлар суд тәртибендә, алиментлар эзләп алу турында дәгъва биреп, эзләп алына.

Суд әлеге дәгъваны караганда ата-аналарның башка балалары булу-булмавын, аларның кайсысы нинди рәвештә һәм күпме күләмдә ярдәм күрсәтүен ачыклый һәм шулардан чыгып РФ Гаилә кодексының 87нче маддәсенең 4нче пункты нигезендә, ата-аналарның барлык балаларга, берсенә яки берничәсенә таләп  белдерүенә бәйсез рәвештә алментлар күләмен билгели.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әгәр суд ата-аналарның әлеге балаларга карата ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән булуларын ачыкласа, алиментлар эзләп алу таләбен канәгатьләндерүдән баш тарта (РФ Гаилә кодексының 87нче маддәсенең 5нче пунктының икенче кызыл юлы). Суд ата-аналарның үзләренең ата-ана бурычларын (тәрбияләү, балаларны карау һ.б.) үтәүдән читләшү фактларын раслый торган хәлләрне ачыкласа, алиментлар эзләү турындагы дәгъваны кире кагарга мөмкин (РФ Гаилә кодексының 87нче маддәсенең 5нче пункты).

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әгәр сезне борчыган сораулар булса, юрист киңәшенә мохтаҗ икәнсез, arvestnik@yandex.ru  электрон почтасына, социаль челтәрләргә https://vk.com/arskmedia, https://www.instagram.com/arvestnik/ җибәрә, шулай ук 3-10-58 яки 3-11-58 номерларына шалтырата аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X