erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үземә үзем чәчәкләр сатып алам

Бер хатын шалтыратты.

- Сез чәчәк бирер кешең булу бәхет бит ул, дип язгансыз. Бу очракта мин нинди кеше инде: минем үземнең дә чәчәк бирер кешем юк һәм миңа да чәчәк бирер кеше юк. Мин бәхетсез булып чыгаммы?

Шалтыратучы шундый сорау куйды.

- Сез ялгыз кешеме? - дип сорадым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Юк. Ирем бар. Балалар еракта. Мин сезне гаепләмим. Бик дөрес язгансыз. Мин үзем чәчәкләрне бик яратам. Шуңа кибеткә чыгып, үземә үзем чәчәкләр сатып алам. Ирем чәчәк ише әйберне аңламый. Чәчәк күтәреп кайткач, нәрсәгә акча туздырдың, үзеңә берәр кирәкле әйбер аласың калган диде. Мин сезгә чәчәкләрне ватсап аша салам. Нинди матурлар бит алар... мин хатын-кызларга шуны әйтәсем килә: чәчәкләр яратасыз икән, чәчәк бүләк итүче булмаса, тотыгыз да үзегезгә үзегез чәчәкләр сатып алыгыз.

Бәйрәм белән!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре