Зөлфия Кочурова дипломга лаек булды
Программаның финалы 26–29 ноябрьдә Мәскәүдә үтте.
Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Кочурова Зөлфия Габделхалик кызы “Һөнәрләр планетасы” art-остаханәсе Татарстан этнологиясе” проекты белән “Сенеж” идарәсе остаханәсе һәм Universal Universitu тарафыннан оештырылган “Мәдәни инициатива/ Креатив индустрияләрдәге лидерлык” федераль белем бирү программасының “Замана сәнгате” номинациясендә катнашты. Программаның финалы 26–29 ноябрьдә Мәскәүдә үтте. Зөлфия Габделхалик кызы финалчы дипломына лаек булды. Бөтен Россия буенча 3,5 мең проект арасыннан 150 се икенче этапка үтте, шулар арасыннан иң әйбәт 60 проект, шул исәптән Татарстаннан 6 проект, финалга узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев