erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Зур штрафтан да курыкмыйлар

Эчкән килеш юлга чыкканнар

24 февральдә 8 тулып 18 минутта Коммуна урамы, 7 Г йорт янында Арча эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре 1960 елгы Зөфәр Гәрәев идарә иткән “Хендай” автомобилен тоткарлый. Ул эчкән килеш руль артына утырган була. Әмма урында махсус прибор ярдәмендә дә, медицина учреждениесендә дә тикшерү үткәрүдән баш тарта.

3 мартта иртәнге тугызынчы егерме минутта “М7 Волга” автомобиль юлының 62 километрында, Киров шәһәренә кергән турыда 1964 елгы Хәлил Галиәхмәтов идарә иткән “Лада Калина”, 8 мартта иртәнге сигезенче яртыда Арча шәһәренең Мостовая урамы, 1нче йорт янында 1994 елгы Азат Кәлимуллин идарә иткән “Опель-Астра”, шул ук көнне, шул ук вакытта, шулай ук Мостовая урамы, 1нче йорт янында 1998 елгы Владислав Барышев идарә иткән “Опель-Астра” машиналары тоткарлана. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре махсус прибор ярдәмендә тикшерү үткәргәннән соң, аларның алкогольле эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүләрен ачыклый.

20 мартта иртәнге җиде туларга ун минутта “М7 Волга” автомобиль юлының 57 километрында, Киров шәһәренә кергән турыда Арча эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре 1986 елгы Айнур Солтанов идарә иткән “Шевроле-Нива” автомобилен тоткарлый. Ул исерек хәлдә руль артына утырган була. Әмма урында тикшерүдән дә, медицина учреждениесенә барудан да баш тарта. Урында аңа административ беркетмә төзелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

17 мартта иртәнге җиде туларга егерме минутта, Мостовая урамы, беренче йорт янында ЮХИДИ хезмәткәрләре 1958 елгы Мансур Гыйбадуллин идарә иткән “Лада-211440”, 25 мартта кичке унынчы яртыда Сафиуллин урамы, 20 йорт янында 1961 елгы Фәргать Гайнетдинов йөрткән “Лада-211440”, 27 мартта төнге 12дә шәһәрнең Западная урамында 2003 елгы Алмаз Хәбибуллин идарә иткән “Лада Приора”, 2 апрельдә иртәнге җиде тулганда Ватан урамында, 1нче йорт янында 1964 елгы Марат Вәлиев идарә иткән “Рено Логан” машиналары эләгә. Йөртүчеләре алкогольле эчемлек кулланган хәлдә юлга чыккан була. Моны махсус прибор ярдәмендә урында ачыклыйлар.

11 апрельдә җәмәгать суды тарафыннан Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексы нигезендә аларның барысына да 30 мең сум штраф салына һәм алар бер ел да алты айга машина белән идарә итү хокукы биргән таныклыктан мәхрүм ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X