100 яшь – олы байлык ул!
Яңа Кенәр авылында яшәүче тыл ветераны Вәсилә Шакирҗановага 14 декабрьдә 100 яшь тула. Әнисе Сөгъдә апа 3 бала таба. Ул беренче бала булып Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Казаклар авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә.
Вәсилә апага 6 яшь булганда әнисе үлеп китә. Әтисе икенче хатынга өйләнә, өч бала үги әни белән үсә. “Ул безне үз балалары кебек үстерде, яратты, какмады. Үги әни дә 2 бала тапты. Без биш бала үстек“, – ди Вәсилә апа. Олы кыз бала булганлыктан, кечкенә балаларны карау, хуҗалык эшләренә булышу да аның өстенә төшә. 1933 елда Казаклар җидееллык мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә. Мәктәптә укыганда ук колхозның төрле эшләрен эшләп үсә. Җиденче классны тәмамлагач укуын дәвам итә алмый. Биш балалы гаиләдә кая инде ул андый мөмкинлекләр.
Ул колхозлашу чорларын да хәтерли: абзарлардан малларын, ат, арба-чаналарын, сукаларын колхозга алып чыгып китүләрен. Укып бетергәч колхозда төрле эшләрдә эшли. Әтисе Имильямин Бөек Ватан сугышы башланган көннән үк сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Сугыш башланганда Вәсилә апага 15 яшь тулган була. Әтисен сугышка озатканын сөйләп үтте. “Авыл башында зур арбаларга җигелгән атларга утырып китте алар. Озатырга, хушлашырга килгән авыл халкы елый-елый озатып калды. Мин дә ачыргаланып, кычкырып елап, кул болгап калдым. Атлар күздән югалганчы карап калдык. Бик авыр көн булды“, – диде.
Вәсилә апаның балачак, үсмер чаклары бик авыр елларга туры килә. Сугышка кадәр, сугыш вакытында тормыш аеруча авыр була. Сугыштан соң да әле хәерчелек, ачлык, җитмәүчелек хөкем сөрә. Язга чыгуга чабата киеп, бата-бата басуга өшегән бәрәңге җыярга баралар. “Аның күмәче бик тансык, бик тәмле була иде. Без ашаган юа, ат кузгалагы, алабута, кычыткан, кузгалак, акбаш һәм башка үләннәр, табигатьтә үскән чиста ризык иде, шулар безне ачлыктан алып калды да инде“, – ди.
Сугыш вакытында колхоз эшләрен балалар, үсмерләр, хатын-кызлар, картлар башкара.
– Атларга ашатырга җитәрлек азык булмады, түбәгә япкан саламны ашатып бетерәләр, атлар ябыга, басып тора алмый башлыйлар, күтәрәмгә чыгалар. Бастырып корсакларыннан бау белән асып куялар. Җир сукаларга атлар җитми. Көрәк белән казырга чыгаралар иде, үзем дә бу эшне эшләдем. Көндәлек норманы үтәгән кешегә 500 грамм он биреп, кызыксындырып эшләттеләр. Кибетләрдә дә товар кытлыгы булды. Такта чәйләр дүрткә бүленеп сатылды. Шырпы, тоз, сабын, керосин да гел сатуда булмады. Лампага салырга керосин да булмаган вакытлар була иде, – диде Вәсилә апа.
Вәсилә апаны бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхозда эшләп йөргән җиреннән 1944 елда Свердловск өлкәсенә торф чыгарырга җибәрәләр, шунда булачак ире Шәрифҗан белән таныша. Ул Яңа Ашыт авылы егете була. 1946 елның 6 ноябрендә гаилә корып бергә яши башлыйлар. Башта Яңа Ашыт авылында яшиләр. Совхозга эшкә урнашалар. Берсе артыннан берсе мәхәббәт җимешләре: 1948 елда Салихҗан, 1950 елда Гөлсәрия, 1952 елда Мөнирә дөньяга килә. 1952 елда гаилә Яңа Кенәр авылына яшәргә күчеп килә. Вәсилә апа Яңа Кенәргә килүгә урта мәктәпкә җыештыручы булып эшкә урнаша. Кызыл Юл типографиясендә җыючы, Тукай промкомбинатында тегүче, Яңа Кенәр интернат мәктәбендә төнге тәрбияче булып эшләп, 1980 елның 30 декабрендә лаеклы ялга чыга. Ул кул кушырып өйдә утырырга риза булмый. Хезмәт кенәгәсендә эштән туктаганы 1997 елның 1 июне дип язылган.
Шушы үткән гомер юлында кайгылы, борчулы көннәрне дә күрергә туры килә аңа. Ире Шәрифҗан абый 1972 елда авырып үлеп китә. Пар канатлар булып 26 ел гына яшәп калалар. 2008 елда улы Салихҗан, 2010 елда кызы Гөлсәрия вафат була. Вакытсыз иреңне, балаларыңны җир куенына салу нинди зур кайгы, хәсрәт.
Бүгенге көндә Вәсилә апа биш вакыт намазын калдырмый. Дин китапларын да укый. Бүгенге тормышка шөкер итеп яши. “Без күргәнне балаларга, оныкларга күрергә язмасын“, – ди. Газеталарны күзлексез дә, күзлек киеп тә укый. Аптырап киттем, бик күп газетага языла икән: “Арча хәбәрләре“, “Акчарлак“, “Безнең гәҗит“, “Язмыш кочагы“. Кнопкалы телефоны алдында. “Бик рәхәт нәрсә“, – дип тә куя. Ел саен Җиңү көнендә митингка чакыралар.
Вәсилә апа белән бик озак сөйләшеп утырдык, хәтере бик әйбәт. Сөйләр сүзләре дә күп. Кайбер урыннарда сөйләгәндә күңеле тулып китә.
Бүгенге көндә Вәсилә апа Дамир, аның хатыны Рәзинә тәрбиясендә яши. Аның 9 оныгы, 14 оныкчыгы нәсел дәвамчылары булып тора. Кызы Мөнирә Кырымда яши.
Вәсилә апа! Сине ихлас күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә биргән гомереңне тазалыкта, муллыкта, тынычлыкта кичерергә насыйп итсен сиңа.
Габделбәр Сабиров, Яңа Кенәр авылы ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев