11 сыйныф укучысы Камилә Гарифҗанова: «Барлык туганнар бергә җыелсак 60 кешедән дә артып китәбез»
Татар халкының бик үзенчәлекле бер традициясе бар. Ул – нәсел шәҗәрәңне өйрәнү һәм белү
Миңа да үз шәҗәрәмне, дөресрәге Җаббарныкылар нәселен барларга җай чыкты. Әлеге нәселнең ун буыны билгеле булса да, минем алар турында күбрәк беләсем килде.
Мин Җаббарныкылар нәселе турында кызыксынуымны Мәсхүт абыемның “архив”ыннан башларга булдым. Унҗиде ел яшәп үзеңнең нәсел тамырын белми йөрү оят.
Язгы каникул. 11нче сыйныф укучысының бераз вакыты бар чак. Мәмсәдәге әбием янына кайттым. Әбидә рәхәт. Баш мие укудан ял итә. Җаббарныкылар нәселе шәҗәрәсен рәхәтләнеп өйрән генә. Сораштырырга Резидә әби, Мөнир бабай, Мәсхүт абый бар. Шәҗәрәдәге Җаббар – Тимергали улы. Тимергалинең әтисе Тимери (бәлки бу кыскартылган исемдер), бабасы Тимерхан, бабасының әтисе – Тимерҗан. Җаббар бабай авылда игенчелек белән шөгыльләнә. Хатыны Галимә белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бер кызлары, Хәтимә, Яңа Кенәр авылында Зиннәтулла исемле кешегә кияүгә чыга. Бу гаиләдә өч бала: Харис, Тәскирә, Самат туа. Мәсхүт абый шәҗәрәдәге Харис Зиннәтулла улы турында, тормышта югары дәрәҗәләргә иреште, дип язып куйган. Мәсхүт абый – Мөнир бабайның энесе. Алга таба сораштырырга әби янына киттем.
“Гаҗәп кеше ул Мәсхүт”, – дип әби кулга аның мактаулы исемнәрен раслаган бер кочак кәгазь тоттырды. Минем әле боларны беренче күрүем. Нинди генә казанышлары булса да, нинди генә уңышка ирешсә дә, беркайчан мактанмый шул ул. “Аңа атказанган һәм халык укытучысы исеме юкка бирелмәгән, тырышлыгы, үҗәтлеге дә бар”, – ди әби.
Кызык, миндә дә бар ул үҗәтлек, башлаган эшне ахырына җиткерми туктамыйм. Мәсхүт абыйдан күчкән бу гадәт, димәк. Әле укытучы булырга да хыялланып йөрим. Аның кебек шәп укытучы чыкса ярый да инде. Тырышасы булыр. Әби дә шулай ди.
Мәсхүт абыемның язмалары мине тагын да нык кызыксындырды бит әле. Ул телгә алган Харис Зиннәтулла улы турында да берни белми йөрелгән. Харис абый 1931 елның 17 декабрендә Яңа Кенәрдә туа. 1947 елда сигез классны тәмамлый, Тәтеш авыл хуҗалыгы мәктәбендә укый һәм Кызыл Юл районының авыл хуҗалыгы бүлегендә участок агрономы буларак хезмәт юлын башлый. Соңрак “Тукай-Кырлай” колхозында агроном булып эшли. Армиядә хезмәт итеп кайткач, 1955 елдан КПССның Тукай районы комитеты инструкторы була. 1961 елда Казан югары партия мәктәбен тәмамлый, Минзәлә район партия комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли. 1962-1967 елларда Биектау һәм Арча районнары партия комитетының икенче секретаре була. Харис Зәйнуллин 1967-1981 елларда КПССның Арча районы комитетын җитәкли. Бу елларда ул районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә. 1982-1986 елларда Өлкә профсоюзлар советында авыл хуҗалыгы буенча белгеч була. Кайда гына эшләсә дә, югары нәтиҗәгә ирешә. Моны раслаучы документлар, мәкаләләр шул хакта сөйли.
...Менә сиңа, мә! Шушы урында, туганнарың турында берни дә белми яшисең, Гарифҗанова, дип үземне битәрләп тә алдым.
Серне ачам
Унҗиде яшь тулгач кына Камилә ничек үз нәселен искә төшерергә булган дип уйларсыз инде. Атна уртасында Мәмсә авылына әби-бабай янына ашыгып кайтуның серен ачам хәзер.
Өченче чирек азагы. Бездә тарих дәресе. Дүртенче дәрес булса да, авыз ачыла. Укытучы сизә күрмәсен, әллә ни уйлар дип, йокыга китмәскә тырышып утырам. Көпә-көндез йоклап утыру, әби әйткәндәй, сансызлык. Күзләр йомыла, шулай булмый ни, төнге өчкә кадәр рус әдәбияты буенча вебинар карап утыр да, йоклама да. Башта Чеховның “Вишнёвый сад”ы бутала.
– Гарифҗанова, Гарифҗанова, тор, йоклама, бик мөһим тема. Барысына да төшенер өчен, нәсел шәҗәрәсен белергә кирәк.
Уянып китсәм дә, дәресне тыңлый алмадым. Башта бары бер уй, барысын да аңлар өчен нәсел тамырларын белү мөһим. Нәселем кем? Миңа кадәргеләр кем булган, ничек яшәгән? Миңа кайсы юлны сайларга? Барысын да кичектерми ачыклыйсы иде.
Мәсхүт абый! Менә кем миңа ярдәм итәргә тиеш. Ярый әле Мәсхүт абый, чын укытучыга хас булганча, барысын да теркәп барган, ярый әле аларны югалтмый саклаган. Бүген алган мәгълүмат хәл итте киләчәктә кем булырга дигән уйны. Укытучы булам, Аллаһ бирсә.
Шулай итеп, әтием Эльнар ягыннан унынчы буынга кадәр билгеле булган нәсел тамырларым хакында азмы-күпме белдем кебек. Әнием Тәбрис бабай кызы Ләйлә ягыннан да беләсе килә бит.
Ашыгырга кирәк...
Ташкичү – әниемнең туган авылы. Әле дә дәү әти шунда яши. Сүзем унике баланың әтисе, кырык оныкның бабасы Галәветдинов Тәбрис бабай белән Тәскирә әби турында булыр. Мин сәяхәтемне шул тарафка дәвам иттем.
– Кызым, чәй кайный хәзер, ашыкма. Дәү әниең турында күбрәк беләсем килә дисең. Аның турында китап язарлык итеп сөйләп була. Син аның унике баланы ничек үстергәнен, аларга нинди тәрбия биргәнен күз алдыңа да китерә алмыйсыңдыр. Барыбыз да Ташкичү авылында Мәрҗани мәчете каршындагы кечкенә йортта үстек. Бу – безнең өчен бик изге урын. Тормыш авыр булса да, бик дус-тату яшәдек. Дәү әни кайдандыр табып он алып кайтканда, өч таба икмәк пешерә, бу безгә, әлбәттә, җитми иде. Аллаһ рәхмәте белән ничек исән калганбыздыр, балачагыбыз та ачлы-туклы үтте бит безнең. Әле бит унике баланың өс-башын да карарга кирәк. Дәү әниеңә һәр көнне тугыз кызның чәчен тарап үрергә, мәктәпкә әзерләп җибәрергә кирәк. Шәм яктысында утырып күпме кул эше эшләнгән, күпме дәрес хәзерләнгән. Дәү әниеңнең берничә орден белән бүләкләнгәнен беләсең инде. Үзенә бирелгән герой-ана исеменә ул бик лаек, кызым. Дәү әниең барыбызга да бик күп ярдәм итте. Оныкларын нык яратты, сине аеруча якын итте ул, – диде дәү әти.
Унбиш минутта никадәр яңалык. Сөйләүдән туктагач кына, дәү әтигә күтәрелеп карадым. Аның күзләрендәге моң-сагышны әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел. Сагынуы йөзенә чыккан. Ул кинәт тынып калды. Сизәм, гомер иткән хәләле белән үткәргән көннәргә кайтып китте дәү әтием. Ялгызын гына калдырып, күптән кайнап чыккан чәйне яңартырга дигән сәбәп белән кузгалдым. Кире Мәмсәгә кайтырга вакыт, әбигә тиз кайтырга вәгъдә бирдем, ә ул сүзендә торганны ярата.
Унике төрле язмыш...
Юлым Мәсхүт абый укыткан мәктәп яныннан үтә. Кырыс булса да, укучылар нык яраткан үзен. Хәзер ул лаеклы ялда, укытмый.
Менә ерак түгел Рәдис абый йорты. Ул әнинең олы абыйсы. Аны якын-тирә авылларда һәм Арчаның үзендә күп кеше белә. Рәдис абый – Мәрҗани мәчете мулласы.
Иң олы кызлары – Рузилә апа, ул укытучылыкка укыган һәм Мәмсәдәге балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аны һәрбер авыл баласы икенче әнисе дип саный. Анда оештыру сәләте бар. Барлык туганнарны тиз арада җыя да куя.
Миләүшә апа – пешекче. Аның ризыклары телеңне йотарлык тәмле була. Бергәләп үтә торган һәр зур бәйрәм (туганнар бик күп булгач ул чыннан да зур) аның ярдәменнән башка үтми. Бәйрәм өстәле өчен һәрвакыт Миләүшә апа җаваплы.
Әнием Ләйлә – шәфкать туташы булырга укыган. Кечкенә сеңлем (безнең 14 ел аерма) Әминәне тудырганчы оптикада эшләде. Гаиләбез белән Арчада яшәсәк тә, туган авылыбызны саклауда әти-әниемнең өлеше бар. Мәмсәдәге кибет бөлгенлек чигендә калгач, туганнар, авылдашлар киңәшен тотып, алар кибетне саклап калдылар. Әнинең үз кибетен булдыру планы күптән булган икән. Теләп, җиң сызганып тотынгач, хыял да чынга аша. Әниемнең сеңелләре арасында директор дәрәҗәсенә ирешкән яхшы кибетчеләр бар.
Язмыш аларның гаиләсен төрлечә сыный. Иң кече кызлары Нурзилә ишетү сәләтен югалта. Тик язучы Фәнис Яруллин әйткәндәй, ул да “язмышның якасына ябышып” яшәргә генә түгел, үсәргә тырыша. Футбол уйнарга өйрәнә, Рәсәй командасына кадәр барып җитә. Әлеге спорт төрендә катнашып яулаган медальләре байтак аның. Күптән түгел Нурзилә апа ишетмәүчеләр арасында футболда иң яхшы уенчы буларак танылды, Россиянең “Стальная воля” футбол берлегенең көмеш призына ия булды.
Гаилә тәрбиясе яхшы булган күрәсең, әниемнең калган туганнары да үз тормышларын менә дигән итеп алып бара. Алар арсында иң күбесе – укытучылар. Әле мин ул исемлеккә кермәгән. Имтиханнарда баллар яхшы булып, хыялымны тормышка ашырырга насыйп булсын да, әлеге исемлек дәвамлы булсын иде.
Барлык туганнар бергә җыелсак 60 кешедән дә артып китәбез. Буыннарыбыз, тамырларыбыз турында миннән соң да кызыксынучылар булмый калмас. Бүгенгә сәяхәтем тәмам.
Күңелдә әйтеп аңлатып булмаслык рәхәтлек. Әби-бабай тергезгән гаилә учагының җылысын тою. Гаиләнең бәхет ачкычы икәнен аңлау. Үз нәселең белән горурлану, аның дәвамчысы булу – шулай ук зур бәхет!
Камилә Гарифҗанова,
Арча икенче урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев