79 елдан соң...
Җыйнак кына авыл өе. Түрдә стенага өстенә яшел гимнастерка, башына йолдызлы фуражка кигән яшь, чибәр, мөлаем бер егетнең сурәте эленгән. Бу – әниебезнең әтисе, безнең бабаебыз Фәйзрахманов Фазылҗан Фәйзрахман улы.
1915 елда Арча районы Күлтәс авылында өченче бала булып дөньяга килгән бабаебыз, бик тырыш, алтын куллы егет булып үсә. Бертуган абыйсы белән танылган балта осталары була алар. Бура бурап, йортлар төзиләр, үз куллары белән такта ярып, шкафлар, өстәлләр, тәрәзә рамнары ясыйлар.
1941 елда, яңа гына өйләнеп, тормыш корып җибәргән 26 яшьлек егет Бөек Ватан сугышына китә. 1942 елда, яраланып, авылга кайта. Кире сугышка киткәндә, Фәрзәнә әбиебезнең карынында әниебез Гөлфирә кала. Кызы туганын белә бабаебыз, кызым бәхете өчен сугышка керәм, дигән хаты да килә. Ләкин... Кызганыч, бабаебыз хәбәрсез югала.
1945 елның 9 маенда, сугыш тәмамлангач, солдатлар туган якларына әйләнеп кайта башлыйлар. Кем яралы, кемдер бөтенләй чит-ят җирдә үлеп калган, кемдер, сугыш тәмамлангач та, җимерекләрне төзәтеп, чит җирләрдә яшәгән.
Хәбәрсез югалганнарны көтеп күзләре талган тол хатыннар, яшь балаларның күнелләрен кемнәр аңлады икән ул чакларда?! Сугыш беткәндә ике яшь кенә булган кечкенә кызчык, әле берни аңламаса да, биш-алты яшьләрендә, әтием кайтмый микән дип, урман юлыннан көн дә әтисен көтә. Көтә-көтә 79 ел вакыт үтеп тә китә.
Кайтты безнең Фазылҗан бабаебыз. 79нчы Җиңү язы безнең гаиләгә бабаебызны алып килде. Дулкынландык та, еладык та, шатландык та без. Герой дими, нәрсә диясең инде. Сугышның соңгы көненә кадәр батырларча сугышкан бит. Ничек еламыйсын, сугыш бетәргә ике көн калгач үлеп киткән. Фазылҗан бабаебызның алты оныгы, 16 оныкчыгы, 9 оныкчыгының баласы килде әниебезнең шатлыгын уртаклашырга. 79 ел буе билгесезлектә яшәгән әниебез өчен, бу вакыйга чынлап та шатлыклы булды. Билгесезлектән дә авыр нәрсә юк, диләр. Исән булмады микән, читтә яшәмәгәнме, башка гаиләсе юк микән... Авыр сораулар бик күп, һәм алар гомер буе әниебезнең йөрәген телгәләп торган. Сорауларга җавап табылды: бабаебыз сугышның соңгы көненә кадәр геройларча көрәшкән. Чехословакиягә кадәр барып җитеп, иң соңгы, хәлиткеч сугышта без, кызы, оныклары, оныкчыклары, рәхәт, мул тормышта яшәсеннәр өчен башын салган.
2025 елда илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Бөек Җиңү көне – һәммәбез өчен дә иң изге, иң кадерле, иң якты, күз яшьләренә манчылган һәм кайнар канга буялган бәйрәм. Ул безнең данлы үткәнебезнең бер чагылышы, уртак горурлыгыбыз да. Әйе, Җиңү көне җиңел бирелмәде. Сугыш афәтләре турында күпме сөйләсәң дә, аз кебек, чөнки аның китергән зыяны турында әйтеп бетереп булмый. Олы батырлыкның тере шаһитлары, һичшиксез, зур дан һәм хөрмәткә лаек. Әмма безнең бабаебыз Фәйзрахманов Фазылҗан Фәйзрахман улы кебек җитмеш тугыз елдан соң туган якларына әйләнеп кайткан сугышчыларны да безнең онытырга хакыбыз юк.
Дамира Гаффарова, Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең тәрбия эшләре
буенча директор урынбасары,
Дилә Бариева, Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейның татар теле укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев