Кәүсәрия апа өч йортны бер итеп әле ярый улларым, киленнәрем, оныкларым бар дип куанып, шөкер итеп яши
Олы ихтирамга лаеклы ветераннар.
Бу язмам сугыш чоры баласы, Яңа Кенәр авылында яшәүче Кәүсәрия апа Хәбибуллина турында. Кәүсәрия апа 1936 елның 16 гыйнварында Югары Оры авылында беренче бала булып колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе Нәсимә апа 7 бала таба, 1 малай, 6 кыз.
“Ул вакытта больница булмаган, мине өйдә кендек әбисе тудырган, - дип сөйли Кәүсәрия апа. - Мунчабыз булмаган, бездән 6 өй аркылы Гатау дигән кешегә, әни сеңлемне төреп, күтәреп, мунчага алып бара иде. Мин әнинең итәгенә ябышып, егыла-егыла тәпилим. Кышлар бик салкын була иде. 6 айлык вакытта үпкәсенә салкын тиеп энем, 1 яшьлек сеңлем салкын тиеп үлеп китте”.
Исәннәре 5 кыз бала үсә. 1937 елда Раушания, 1942 елда Мәүлиха, 1947 елда Венера, 1950 елда Саймә туган. Бүгенге көндә барыбыз да исән-саулар ди Кәүсәрия апа шатланып.
Кәүсәрия апа 1944 елда Югары Оры авылы җидеелык мәктәбенә укырга керә. 7нче сыйныфны тәмамлагаач, 8 сыйныфны Яңа Кенәр мәктәбенә йөреп укый башлый. Укулар түләүле була. Бер елга 150 сум акча түләргә кирәк. “Миңа синең әтиең бар дип, интернаттан урын бирмәделәр, - дип искә ала ул елларны Кәүсәрия апа. - Ятим балалар гына интернатта торып укыды. Югары Орыдан Кенәргә җәяү йөреп укыдым. Җиңел булмады. Яңгыры, бураны, суыклары үзәккә үтте. Өскә кияргә юньле киеме дә булмады. 8нче сыйныфны бетергәч, укуымны дәвам итә алмадым, колхозда эшли башладым”.
Әтисе белән әнисе 1906 елгылар. Әтисе Низами абый Бөек Ватан сугышында катнаша. Хатыны Нәсимә апа ирен сугышка озатканда 1942 елгы кызы Мәүлиха белән йөкле булып кала. Низами абый кантузия алып, яхшы ук яраланып, сугыштан кайта. Яңа Кенәр сельхозтехникасында тракторлар ремонтлаучы булып эшкә керә. Эшен яратап, зур осталык белән башкара. Хәтта трактор ремонтлатырга өенә дә киләләр. Соңгы елларда колхоз умарталыгында кортчы булып эшләп, пенсиягә чыга. Ләкин пенсиясенең гозерен күрә алмый 60 яшендә үлеп китә. Әнисе Нәсимә апа гомере буе колхозда эшли.
Кәүсәрия апаны колхозда эшләп йөргән җиреннән иптәш кызлары Голбестан, Хаҗәр белән Киров шәһәренә торф чыгарырга җибәрәләр. Ике ел торф чыгаруда эшлиләр.
Аннан яшүсмер кызны иптәш кызлары белән колхоздан Лаешка урман кисәргә җибәрәләр. Урман кисүдә бер ел эшлиләр. Байкал авылыннан урман кисәргә ат белән барган Ринат һәм Вилдан арбасына утырып Югары Орыга кайталар. Лаештан кайткач, Кәүсәрия апада Казанга эшкә китү теләге туа. Ләкин этисе каршы килә. “Син колхозны ташлап китсәң, бәрәңге җиребезне кисәчәкләр”, - ди.
Бүгенге көндә сугыш чоры балаларының иң яшенә 81 яшь, иң өлкәненә 94 яшь. Алар ил белән бергә булган бөтен авырлыкларны үз җилкәләрендә татыган кешеләр. Бигрәк тә авылларда колхозчыларның тормышлары авыр була.
Булачак ире Римнур абый солдат хезмәтеннән соң Донбас күмер шахталарына шахтер булып эшләргә китә. Шахта җимерелеп, бер тәүлектән соң җир астаннан казып алалар аны. Гомере бетмәгән була, исән кала. Соңгы елларда Яңа Кенәр сельхозтехникасында тимерче булып эшләп пенсиягә чыга.
Кәүсәрия апа 1958 елның 7 ноябрендә (октябрь бәйрәмендә) Яңа Кенәр авылы егете Римнурга кияүгә чыга. Бер-бер артлы 2 кыз, 3 малай туа. 1959 елда Суфия, 1961 елда Рәшит, 1963 елда Илһам, 1969 елда Лилия, 1973 елда Илшат дөньяга килә.
Яңа Кенәр совхозына бозаулар карарга эшкә урнаша. “Эшкә алган совхоз директоры Габдрахман Гәрәев, ферма мөдире Абдулла Сафин бик кешелекле, әйбәт кешеләр иде”, - дип искә алды Кәүсәрия апа.
1967 елда Яңа Кенәр интернат мәктәбенә төнге нянка булып эшкә керә. Анда 20 ел эшләп, 1987 елда лаеклы ялга чыга.
Кәүсәрия апа ире Римнур белән 56 ел бергә пар канатлар, үрнәк гаилә булып яшиләр. Биш баланы тәрбияләп үстереп, укытып, олы тормыш юлына бастыралар. Олы кызы Суфия Казан кремлендә эшләп, пенсиягә чыга. Улы Рәшит Ленинградта суднолар төзи торган заводта мастер булп эшли, пенсиядә. Илшат Арча россгвардиясендә хезмәт итеп, пенсиягә чыга. Илһам Арча районы эчке эшләр бүлегенең Яңа Кенәр участогында эшләп, лаеклы ялга чыга. Кече кызы Лилия Казанда ДРКБда шәфкать туташы.
Авылда яшәүче улы Илһам декабрьдә үз машинасы белән Донбаска, Луганск шәһәренә солдатлдарга гуманитар ярдәм илтеп, әтисе эшләгән шахталарны да күреп кайтты. Әтисе үлгәненә хәзер 11 ел. "Армиягэ киткэнче Кенэр СХТ ында бер ел токарь булып эшлэдем, - дип сөйли Илһам. .- Армиядэ Кытай чигендэ чик сакчылары гаскәрләрендә авторотада хезмәт иттем. Армиядән кайткач, Әтнә техникумын тәмамладым. 3 ел Кенэр сельхозхимиясендэ шофер, аннан сон Арча комсомол райкомында 3 ел инструктор булып эшлэдем. Комсомол оешмасы таркалу сэбэпле 1990 елда мине Арча эчке эшлэр булегенэ участок инспекторы илтеп куйдылар. Һәм Яна Кенэр авылында эшлэп, капитан званиесе белэн пенсиягэ чыктым".
Кәүсәрия апа бүген төп нигездә үзе генә яши. Улы Илһам хатыны Гөлфия, тагын бер улы Илшат хатыны Гүзәлия белән ике катлы, зур яңа йортлар салып, Яңа Кенәрдә яшиләр. Кәүсәрия апа өч йортны бер итеп әле ярый улларым, киленнәрем, оныкларым бар дип куанып, шөкер итеп яши. “Киленнәрем мине ярты сүземнән аңлыйлар, якты йөз, ачык чырай белән хөрмәт итеп яшиләр, “әни” дип торалар, - дип сөйли Кәүсәрия апа. - Атна саен мунча ягып, табын әзерләп, кунак итәләр. Рәхмәт аларга. Тормышлары бик әйбәт, җитешле, мул... Икешәр сыер, кош-кортлар асрыйлар. Умарталар тоталар. Без күргәнне балаларга, оныкларга күрергә язмасын. Сугышлар да тизрәк бетсен иде”.
Римнур абый тальянда бик матур уйный иде. башка гармуннарда да өздереп уйнады. Сәхнәләрдә дә чыгыш ясады. Аны бу сәләте улы Илһамга да күчкән. Илһам баянда, гитарада уйный, җырлый, сәхнәдә дә чыгыш ясый. 3 кызы, бер малае да сәнгатькә гашыйклар.
Кәүсәрия апа төз, нәфис җиңелчә гәүдәле, хуҗалыгындагы бакча эшләрен үзе башкара. Җәй көне бакчасында үскән җиләк-җимешләр, яшелчәләр, чәчәкләр тирә-юньгә матурлык, ямь биреп тора. Кенәр үзәгендәге 2 км.дан артык ераклыктагы кибетләргә дә җәяү йөри.
Аның 5 баласы, 10 оныгы, 2 оныкчыгы нәсел дәвамчылары булып тора. Бергә җыелып очрашканда туганннар утызга җитә.
Кәүсәрия апа, балаларыңның кадерле әнисе, онык-оныкчыкларыңның яраткан әбисе булып, исән-сау яшәргә язсын!
Габделбәр Сабиров.
Яңа Кенәр авылы ветераннар советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев