Әби-бабайлар мәктәпкә килде
Бүген дә, элеккеге вакыттагы кебек, оныкларны тәрбияләүдә өлкән буын зур роль уйный,чөнки әби- бабайларыбыз - зирәклек,ярату,кайгырту чыганагы. Без аларга кунакка йөрергә,бүләкләр бирергә,аларны уңышларыбыз белән сөендерергә яратабыз.
Көзнең бер матур аенда без, әби-бабайлар көне бар икәнен истә тотып, кадерле кешеләребезне “Алтын йөрәкләр” дип исемләнгән бәйрәмгә чакырдык.
Бу көн ихлас котлауларга, җылы сүзләргә бай булды. Кулларына күчтәнәчләр тотып,егерме җиде әби һәм бабай оныкларын күрергә дип,мәктәбебезгә килделәр. Без сыйныф җитәкчебез Заһидуллина Гөлшат Ринатовна белән татар һәм рус телләрендә концерт әзерләдек. Җырлар,шигырьләр,биюләребез өлкәннәргә онытылмаслык кичерешләр,елмаюлар бүләк итте,урыны белән күз яшьләре дә чыгарды. Алар юмористик чыгышларыбызны да ошаттылар. Бәйрәм барышында без әби- бабайларыбыз,аларның танышу тарихларын сөйләдек, бергә булган кызыклы вакыйгаларны искә төшердек. Мин, мәсәлән, кечкенә вакытта чүп үләне дип белеп, әбиемнең помидор үсентеләрен утаганымны сөйләдем.Ул мине моның өчен орышмады. Әмма миңа, билгеле,оят булды.
Бәйрәмдә өлкәннәр безнең белән яшьлекләренә кайттылар, биеделәр, уеннарда катнаштылар. Ахырдан бергәләп, тәмләп чәй эчтек. Әбиләр безгә, ягъни,оныкларына рәхмәт җиткерделәр. Безгә бу бәйрәм бик ошады, чөнки ул кадерле кешеләребез белән үткәргән кадерле вакыт булды.
Чарада минем әбием Гарфиуллина Тәскирә Нәбиулла кызы да катнашты. Минем һәр чыгышыма сөенеп утырды. Мин аны бик яратам. Гел шулай әби-бабайларыбыз безнең белән, ә без алар белән горурланып яшәсәк иде.
Рәфинә Гарифуллина
Арча 6 нчы мәктәбенең 7 нче А сыйныфы укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев