erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Әдәбият энҗесе

Гариф Ахунов – татар әдәбиятының күренекле вәкиле, якташ әдибебез. Аның әсәрләрен олылар да, укучы яшьләр дә яратып укыйлар.

Сентябрь аенда язучының бер гасырлык юбилее билгеләп үтелә. Ел дәвамында телевидение, радиода, газета-журналларда аның турында тапшырулар, мәкаләләрне күпләп карарга, укырга мөмкин булыр әле. Әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар да бар икән бит!
Юбилей уңаеннан оештырылган чараларда мәктәбебез укучылары да читтә калмаска тырышалар. Күптән түгел 6-7 сыйныф укучылары авыл китапханәсенә кунакка бардык. Анда безне китапханәче Җәләева Раушания Мәхмүт кызы ачык йөз белән каршы алды. Авылыбыз китапханәсе китапларга бай безнең. Гариф Ахунов китапларын да алып укырга мөмкин. Раушания апа бик бай китап күргәзмәсе эшләп куйган. Анда яраткан әдибебез турында язмалар, аның китаплары урын алган. Ул безгә язучының тормыш юлы, үзенчәлекле иҗаты турында сөйләде.
7 нче сыйныф укучысы Алсу Ахунова укытучысы Хәмидуллина Зөлфия Ясәви кызы җитәкчелегендә Гариф Ахунов иҗаты белән бәйләп фәнни эш язган. Ул безне үзенең язмасы белән таныштырды. 6 нчы сыйныфта белем алучы Азалия Әхмәтвәлиева үзе иҗат иткән шигырен укыды.
Гариф Ахунов иҗаты –  бай тарихлы татар әдәбияты хәзинәсенең бер энҗесе.  
Укытучым әдипнең “Артышлы тау буенда” повестеннан өзек укырга тәкъдим итте. Әсәр 1958 нче елда язылган. Яратып укыдым, җиңел, аңлаешлы итеп язылган, теле матур, чын мәгънәсендә нәфис сүз үрнәге буларак кабул ителә. Гариф Ахунов төп героеның шәхес буларак үсешен, һөнәр сайлаудагы уйларын, нефтьче һөнәренә кирәкле сыйфатларны үзендә яшьтән үк чыныктыра төшүен яратып яза.
Шулай итеп, повестьның төп герое – Хәсән исемле малай. Ул да, безнең кебек, 13-14 яшендә, җиденче сыйныфта укый. Һәрбер авыл малае кебек, табигатькә гашыйк, хыяллана белә, күзәтүчән.
Хәсән яшәгән авыл янында кара алтын – нефть табыла. Авылга нефтьчеләр килә. Хәсәннең бөтен теләге – нефтьче булу. Ул алар янына барып йөри, эшләре белән кызыксына. Үзен шушы һөнәргә әзерли башлый. Кем генә булырга теләсәң дә, башта укырга, белем алырга кирәк. Ләкин Хәсәннең эшлисе килә. Авырып киткән нефтьче урынына Хәсәнне куялар. Бу эш Хәсәнгә бик җиңел тоела, нәтиҗәдә хата җибәрә. Шул сәбәпле буровойга зыян килә. Шунда ул эшнең авыры, җиңеле юк икәнен аңлый, укырга китәргә риза була.  Әсәр күңелебезгә түбәндәге фикерне сала: нинди генә һөнәр сайласаң да, иң беренче һөнәри уку йортларында белем алырга, практика үтәргә кирәк. Шуның өстенә холкыңны камилләштерү мөһим. Кешенең холкы – аның язмышы. Менә шундый файдалы фикерләр тупларга ярдәм иткәне өчен рәхмәтлемен Гариф ага Ахуновка!    

Язилә Шәмсиева, 
Арча районы Түбән Аты мәктәбе укучысы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев