erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

«Җәйнең бер көне ел туйдыра». Көзге уңыш һәм кабак бәйрәме

Иртә яздан уңган хуҗабикәләр бакча эше белән шөгыльләнә башлыйлар. Безнең Яңа кенәр авылында да яшелчәлек белән шөгыльләнүчеләр бик күп. Алар төрле сортлардагы яшелчәләр утыртып бакчаларында сынау уздыралар һәм бу сортлар белән дуслары һәм авылдашлары белән уртаклашалар.

 14 нче сентябрь көнне, “Җәйнең бер көне ел туйдыра” дип исемләнгән кабак  бәйрәменә без шундый авылдашларыбызны чакырдык. Кичә барышында Шадалиева Дания апай, Әхмәтҗанова Наҗия апай  үзләренең яшелчә һәм җиләк – җимеш бакчалары турында һәм нинди төрләрдә чәчәк үстерүләре турында сөйләделәр. Кабактан кышка ниләр  эшләгәннәре турында сөйләделәр, рецептлары белән уртаклаштылар. Шулай ук, бәйрәм кичендә кабак бәлеше пешерү буенча онлайн - мастер класс уздырылды. Ахырдан кабак бәлеше белән чәй эчү оештырылды. 

 Без китапханәчеләр, бу кичәдә театральләшкән өлештә, видеороликлар ясау буенча һәм “Кабак – файдалы яшелчә” дигән исемдәге китап күргәзмәсе белән катнаштык. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясаганда без кабакның безнең илгә кайчан килеп керүе, ул вакытларда ул көнкүрештә ничек кулланылганы турында мәгълүмат бирдек. Кабакның файдалы үзлекләре турында сөйләшеп фикер алыштык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлшат Нәбиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X