Алар турында күптән язасым килеп йөрдем
Сөләйманов Вәзих абый белән Гөлфия апай
Мин алар турында күптәннән язасым килеп йөри идем инде. Сүзем авылдагы бик тәртипле, үз җайларына гына яшәп яткан өлкән буын вәкилләре Вәзих абый белән Гөлфия апай турында иде. Авылда алар шулай бергә,тату,озак еллар яшәүче бердәнбер гаилә булып калдылар инде.
Тимер,челтәр капканың келәсен җай гына ачып капкадан ишек алдына үтәм.Баскыч төбендә сыңар галош тора,димәк Гөлфия апай өйдә. Мин аларга киләсемне алдан да әйтмәгән идем.Өйгә узам. Идән асты ачык. Ни хәлләр сез дип тавыш бирәм. Гөлфия апай мине ишетеп идән астыннан күтәрелә. Мин аның белән исәнләшеп,алар турында берәр мәкалә язасым килгәнен әйтәм.Нәрсәгә?- ди ул гаҗәпләнеп. Менә тиздән гаилә көне,шундый күркәм гаиләне бүтәннәргә дә күрсәтәсем килә,дим мин.Гөлфия апай ризалаша. Вәзихны чакырыйммы,ул бакча башында тавыклардан түтәлне саклап утыра иде әле,ди. Вәзих белән менә 61 нче елыбызны яшибез инде. Аллаһка шөкер, пенсиябезне биреп торалар.Балалар кайтып булышалар.Менә Гөлия кайтып өйләрне юып китте. Киявебез Шамилнең кулыннан килмәгән эше юк,сүбхәналлаһ кына күз тимәсен. Гөлфия апайларның өйләрендә тәртип, бар да ялт иткән, бер артык әйбер дә юк. Шул вакыт тәрәзәдән күзем яшелчә бакчасына төшә. Анда тәртип,теплицага помидорлар утыртылган,түтәлдә сарымсак гөрләп үсеп утыра. Бу йортта бер дә әби белән бабай гына яши димәссең.Җиләкләр түтәле дә бик матур.Мин менә шул җиләкне бер дә үстерә алмыйм дим.Нәрсәсе бар инде аның,ди ул.Аны дүрт ел саен алмаштырырга гына кирәк. Миңа аны Вилсур абыеңнын сеңелләре Рузалия белән Әнисә бирәләр үсентеләрен ди.Алар бик оста үстерә яшелчәне.Гөлфия апай үзе турында сөйли. Ул 1940 нчы елның 1 нче апрелендә Габделхәй белән Фатыйма гаиләсендә өлкән бала булып дөньяга килә.1 нче апрель ялганлый торган көн бит ул дип көлеп тә куя үзе. Сеңлем Зөлфирә 1942 нче елгы. 1947 нче елны Иске Кишет башлангыч мәктәбенә 1 нче класска укырга керә.Укытучылардан Вәдүт абыйны хәтерли,ул читтән килгән иде ди. 4 нче классны тәмамлап Яңа Кишет мәктәбенә 5 нче класска бара.Анда аларны Сәгыйдә,Зәлфирә апалар,немец теленнән Сәет абый укыта.Ул Әтнә ягыннан иде ди.8 нче класска Олы Мәңгәр мәктәбенә бара.Анда бер ел укыгач,әнисе сеңлең белән икегезне дә укыта алмыйм дигәч бүтән укымый.Мәктәпне бетергәч 1957 нче елда,14 яшендә пом.комбайнер булып эшли.Ул вакытта председатель Гәрәев Абдулла абый була.Аннан фермада сарыклар карый.1964 нче елның көзендә Вәзих абый белән өйләнешәләр.1965 нче елда беренче балалары Вәдүт,1968 нче елда кызлары Гөлия,1974 нче елда кызлары Әлфия туа. Гөлфия апай әле торган нигезләренә килен булып төшә. Кайнанасы Гөлбаһар апай аны кызы урынына күрә.Кызларым юк иде,менә кызым да булды ди ул. Кайнанам дөрестән дә кызым дип кенә йөрде миңа,ди.Кайнатасы Сөләйман сугышта үлеп калган. Кайнанамны картайган көнендә бик карадым,мунчага да күтәреп алып бара идек. Әни миңа кайнанаңны бик кара, фатыйхасын алып кал дип әйтә иде гел.Менә шуның фатыйхасы белән яшибез без. Пенсиягә чыкканчы колхозда бозаулар карый Гөлфия апай.Сугыш вакытларын бик хәтерләми,бик бәләкәй була бит әле ул. Әтисе Габделхәй 1941 нче елда сугышка киткәндә 1,5 яшь була.Сеңлесе әтисе киткәч туа.Әти-әнисе өйләнешеп 3 ел гына яшәп калалар. Әнисе Фатыйма Олы Мәңгәрнеке.Авылдашлары безнең якка килсәләр бер дә безгә керми китмиләр иде.Шушы Фатыйма апайның кабартмасы дип мактыйлар иде үзләре.Гөлфия апай кабартманы үзе дә искиткеч тәмле итеп пешерә ул. Аннан соң бик тә тәмле итеп “шикалат”(помадка) кайната. Әтисе Габделхәй сугышка киткәндә :балаларны ятим итеп кияүгә китә күрмә дигән. Сугыш арты еллары яшь,бала вакытта күргән авырлыклар:әниләре учма бәйли,балалар арышның коелган башларын җыялар.Нәрсә соң ул учма дим мин. Учманы көлтәләп бәйлиләр,кибәнгә салалар,шуны МК да кыш көне сугалар. Кибәнне басуда килеш кенә сугалар,суккан ашлыкны амбарга алып кайталар. Ул вакытларны сөйләп бетерә торган түгел ди Гөлфия апай. Фәйзрахман абый (Леруна апайның әтисе) ат белән суккан ашлыкны ташый. Әни әтине гомер буе көтте,аны искә алып гел җырлый торган иде:
“Кайтыр әле үлмәсә
Поезд юлларына кереп
Урталай өзелмәсә”, - дип җырлый иде дип, елап та җибәрә Гөлфия апай.
Әтине көтеп киемнәрен саклады әни.Бик пөхтә кеше иде,бер кер тидермичә әтинең пәлтәсен сандыкка салып саклады.Кияүгә чыккач шул пәлтәдән Вәзих абыйга бушлат тектерәләр.Бик җылы була ул.Ул бушлат әле дә исән дигәч,мин ышанмыйча чынлапмы дим.Әйе инде ди Гөлфия апай,чиста килеш эленеп тора әле ди.Шаккатмалы хәл...
Тукта Вәзихны чакырып керим әле мин дип чыгып та китте Гөлфия апай. Вәзих абый 1938 нче елның 27 нче октябрендә гаиләдә икенче бала булып туа.Абыйсы Җәүдәт 1935 нче елгы була.1946 нчы елда Иске Кишет башлангыч мәктәбенә укырга керә Вәзыйх абый. Башлангычта Гайфуллин Шәрип абый,Разыя апайлар укыткан. Аннан Яңа Кишет мәктәбендә укып 7 нче классны тәмамлый.Аннан соң колхозда сарык,дуңгыз көтүләрен көтә ул.18 яшь тулгач Совет Армиясе сафларына китә.3 ел Куйбышев өлкәсендә МВД да хезмәт итә. 21 яшендә кайта.Үрнәккә трактористлыкка укырга керә.Анда 3 ел укый,квартирада торалар.Төнге 2-3 тә торып Арчага җәяүләп китәләр,аннан Үрнәккә баралар.24 яшендә укып бетереп кайта.Сария апай бар иде комбайнер,башта шунда пом.комбайнер булып йөри 1 ел. Аннан тракторга утыра.ДТ 54-А чылбырлы тракторы була ул.Башта эшли башлаганында кабинасы да булмый.Аннан агачтан кабина ясап бирәләр.Җир сукалый,тырмалый,чәчү дә чәчә Вәзих абый.Алда әйтеп үткәнемчә 1964 нче елда Гөлфия апай белән өйләнешәләр.15 еллап эшләгәч яңарак трактор бирәләр.20 ел “Жданов”исемендәге колхозда тракторчы булып эшли.Аннан Арчага китеп “Мелиоратор”да К-700 тракторында эшли.Аннан яңадан колхозга кайтып тракторда да,бригадта да эшли.1998 нче елда 60 яшен тутырып пенсиягә чыга.Олы уллары Вәдүт берничә ел элек вафат булды.Аның кызы Алия тормышта.Уртанчылары Гөлия гаиләсе белән Казанда яши.Алар ире Шамил белән 1 малай тәрбияләп үстереп,башлы-күзле иткәннәр.Төпчекләре Әлфия Әтнә районы Бахтияр авылында кияүдә.Алар да ире Илдар белән 2 малай тәрбияләп үстергәннәр. Вәзих абый белән Гөлфия апай бүгенгесе көндә булганына канәгать булып,бик матур,тату гомер итеп яталар.Вакытлы матбугат та аларның аерылмас дуслары.
”Арча хәбәрләре”нә алар бер елны да язылмыйча калганнары юк икән. Вәзих миңа бер авыр сүз дә әйткәне булмады ди Гөлфия апай.Яшьләргә менә дигән үрнәк гаилә!Исәнлектә-саулыкта тагын да озак еллар яшәргә насыйп булсын Сезгә!
Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев