erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

“Алтын Каләм” журналистикага гашыйк яшь йөрәкләрне бергә туплый

21 нче май көнне “Казан арты” музееның концертлар залында зур кичә – “Алтын Каләм” балалар, яшьүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең район этабын йомгаклау тантанасы узды.

“Алтын Каләм” фестивале инде 28 ел дәвамында талантлы, максатчан, яшь журналистларны бергә җыя. Фестиваль яшь журналистларга зур тәҗрибә, файдалы дәресләр, чиксез мөмкинлекләр бирә.

Быел да журналистикага гашыйк яшь йөрәкләрне әлеге фестиваль ел дәвамындагы уңышларны барлау, актив журналистларны бүләкләү, узган елга нәтиҗәләр ясау максаты белән бергә туплады. 

Ел башында республикабызның үрнәк балалар коллективы исемен йөрткән, Россиянең 10 иң көчле студияләре арасына кергән “Нур” телестудиясе 15 еллык юбилеен  билгеләп үтте. Агымдагы елда, телестудия җиде бөтенроссия, ике бөтендөнья, ун республикакүләм мәгълүмат чаралары һәм кинофестивальләр бәйгесендә катнашып, призлы урыннар яулады.
Кичә барышында әлеге зур юбилейдан видеоязма да тәгъдим ителде. Шулай ук тамашачылар Арча педагогия көллиятендә барыбыз да иң беренче белем алган Әлифба китабы авторының 115 еллык юбилее уңаеннан төшерелгән “Әлифбаны мирас итеп” һәм “Кадерле кунак”  фильмнарын,  “Көрәш” һәм “Гаилә елы” сюжетларын да карадылар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшь язучыларыбыз өчен дә бу ел бик файдалы һәм продуктив үтте. Алар да төрле республикакүләм бәйгеләрдә уңышларга ирештеләр. Аларның иҗаты һәр ай саен “Арча хәбәрләре” газетасында да басылып чыга. Иҗат җимешләрен “Ялкын” журналында һәм “Көмеш кыңгырау” газетасында да очратырга мөмкин.
Әлбәттә, фотографлар һәм радиожурналистлар да игътибарсыз калмады. Алар да безне иҗатлары белән таныштырдылар һәм ел дәвамындагы уңышларына карап бүләкләнделәр.

Быел  “Нур” телестудиясе дүрт укучысын үз канаты астыннан чыгарып җибәрде. Чыгарылыш укучылары “Нур” телестудиясенә һәм аларга белем биргән остазларга зур рәхмәтләрен, чиксез хөрмәтләрен белдерде. Алар өчен әлеге телестудия, һичшиксез, бик файдалы һәм кирәкле урын булгандыр. Киләчәктә иҗади уңышлар телибез үзләренә.
“Алтын Каләм”  фестивале традицион рәвештә “Нур” телестудиясенең гимны белән төгәлләнде.

 
Дилә Заһидуллина. 
“ Нур” телестудиясе укучысы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев