Әниләр руль артында: Арчаның тугызынчы балалар бакчасында “Автоледи” бәйгесе узды
Арчаның тугызынчы балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган “Автоледи” исемле үзенчәлекле конкурс-уен программасы үтте. Анда икенче кече төркем балаларының әниләре катнашып, үзләренең белемнәрен, җитезлекләрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Арчаның тугызынчы балалар бакчасында гадәти булмаган һәм мавыктыргыч чара – юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча “Автоледи” конкурс-уен программасы узды. Анда икенче кече төркемгә йөрүче балаларның кыю, актив һәм иҗади әниләре катнашты.
Бәйрәмне тәрбиячеләр Сирина Җәббарова һәм Чулпан Гарипова оештырды һәм үткәрде. Педагоглар чараны кызыклы гына түгел, ә күңелле дә итәргә тырыштылар, әниләргә үз талантларын күрсәтү мөмкинлеге тудырдылар.
Чараның кунагы – “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Арча районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәмәтҗанова булды. Ул катнашучыларның чыгышларын бәяләде, һөнәри киңәшләрен бирде һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте.
Әниләр өй эше әзерләүгә зур җаваплылык белән караган: һәр команда юл темасына багышланган җырлар, биюләр һәм миниатюралар тәкъдим итте. Алар шулай ук тормышта кирәк булырдай, әмма рәсми кагыйдәләрдә булмаган кызыклы һәм гыйбрәтле юл билгеләрен уйлап таптылар. Тамашачылар да, жюри да катнашучыларның иҗатын һәм юморын югары бәяләде.
Программаның иң хәрәкәтчән өлеше – эстафета конкурслары булды. Әниләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен, тиз реакцияләрен, җитезлекләрен һәм команда рухын күрсәттеләр.
Барлык катнашучылар да үзләренең кайгыртучан әниләр генә түгел, ә юлда ышанычлы һәм җаваплы йөртүчеләр булуын дәлилләде. Тамашачыларның көчле алкышлары һәм хуплау сүзләре бәйрәмгә аерым җылылык өстәде.
Чара бер сулышта узды. Әниләр күтәренке кәеф һәм уңай хисләр алды, ә кунаклар безнең әниләрнең руль артында ышанычлы булуына тагын бер кат инанды.
Энҗе Мөхәммәтҗанова катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды һәм һәрвакыт юлларда яшел утлар гына теләде.
“Автоледи” бәйгесе әниләр белән педагоглар берләшкәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгытуның да күңелле маҗарага әверелә алуын күрсәтте.
Сиринә Җәббарова,
Чулпан Гарипова,
Арчаның тугызынчы балалар бакчасы тәрбиячеләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев