erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Аңла, балам, сине үзең итеп Туган телең саклап каласын

Телсез калган халык юкка чыга.

21 февраль – Халыкара туган тел көне

 

        Илен, телен, динен алмаштыра –

                                            Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла, балам, сине үзең итеп

 Туган телең саклап каласын.

                                   Куштым сиңа сайлап матур исем –

                                                       Җисемеңә туры килсен ул;

                            Милләтеңнең бер мирасы итеп,

                         Әткәң-әнкәң биргән исем ул.

Вакыт белән бергә үзгәрә бел:

   Телләр өйрән, балам, дөнья күр,

 Йөз чөермә ләкин үз телеңнән,

Бу – Ватанны сату белән бер.

                         Син тугач та, әнкәң сөте белән

                                                      Иренеңә тамган туган тел.

                                                      Туган телне җуйсаң, әниеңне

                                                      Онытуың булыр, балам, бел!

 

      Курса Почмак авылында туып-үскән шагыйрә, бик күп җырлар авторы Сания Әхмәтҗанованың  “Балам, бел!” шигыре белән таныштыгыз. Аның туган телне өйрәнергә һәм сакларга, буыннан-буынга тапшырырга кирәклеге турында өзгәләнеп язган бу шигыре һәркемне уйланырга мәҗбүр иткәндер.

      Билгеле булганча, һәр елны 21 февраль – Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Аларның һәркайсы бик тә кадерле, бик тә якын. Һәркемнең туган теле, аның әнисе кебек аеруча сөекле, шуңа да мәңге аерылгысыз, изге төшенчә. Адәм баласының иң изге, иң мөкатдәс хисләренең берсе – туган телгә гаме, хөрмәте булу. Тел – халыкларның тәҗрибәләрен үз эчендә саклый торган бер хәзинә. Ул – халыкларның үткәннәрен генә түгел, шул ук вакытта аларның киләчәктәге үсеш мөмкинлекләрен дә үзендә булдыра.

      Якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Гомәр ага Бәширов: “Тел – халыкның акылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын мең еллар буена үзенә сеңдерә килеп безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә. Гасырлар караңгысыннан бәреп чыккан бу гаҗәеп чишмәнең гайрәтен сүндермәскә, бәлки яңа заманда телгә яңа яшәү куәте өстәргә, аны халыкка тагын да баетыбрак кайтарырга кирәктер”,- дигән фикерен җиткерә.

      Шура авылында туып-үскән якташыбыз шагыйрь, күп җырлар авторы Галиәхмәт Шаһи “Тел турында” дигән шигырендә:

        Телсез калган халык юкка чыга,

                                               Эри, суга салган тоз кебек.

Фамилиясен дә алмаштыра,

    Туй күлмәге кигән кыз кебек.

   

             Телгә һөҗүм милли мәктәпләрдән,

Китапханәләрдән башлана.

    И Ходаем, синдә бөтен өмет,

  Берүк ярдәмеңнән ташлама.

                              Олы абыйдан без зарланырга

                                                             Яратабыз инде, сүз дә юк.

                               Татар телдән язып бара икән,

                          Әллә дисез гаеп бездә юк?

  Әби-бабай тәрбиясен күрми

 Үсә сезнең, безнең балалар.

   Тырышабыз русча укытырга,

    Рус телен дип белми калалар.

                               Хәтта сиксән яшьлек әбиләр дә

                      Сукалыйлар алар телендә.

                          Оныклары горурланып әйтә,

                    Яшибез дип урыс илендә.

 

      1900-1964 елларда яшәгән Рәшит Рәхмәти 1923 елда Берлин университетының фәлсәфә бүлегенә укырга керә һәм тел мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнә. Аның: “Бер баланың хәтта үз ана телен җиңел генә өйрәнә алмавы барчабызга да мәгълүм. Бала – ашарга-эчәргә, моңа бәйле хисләрен әйтергә бик тиз өйрәнә. Кыска вакытта тәпи йөрүне дә булдыра ала. Ләкин сөйләү, уйлау һәм боларны җиткерер өчен тиешле телне үзләштерергә озак вакытлар кирәк була. Балага бер генә сүзне өйрәтер өчен генә күпме сабырлык, күпме вакыт кирәк. Шушы эш өйдән соң мәктәптә, аннан соң гомер буе тормыш юлында дәвам итә.

      Адәм баласы шушындый авырлыклар белән ирешкән тел, вакыт үтү белән аның рухын, тәнен сырып алган шундый кадерле кыйммәткә әверелә. Ахыр чиктә, телне кешедән, кешене телдән аерып карап булмый һәм әлеге ике төшенчә бер-берсенә бик нык укмаша”, -  дигән нәтиҗәләре бүгенге көндә дә һәркем өчен  зур әһәмияткә ия.

        Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Аның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Безнең, киләчәк буыннаң төп бурычы телне саклау. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул. Бу турыда якташыбыз шагыйрь, журналист Рәфикъ Юныс үзенең шигырьләрендә ачык итеп әйтә:

                                                  Үле телләр

 

      Үле телләр... Кем үтергән?

Нинди сугыш коралы?

    Бәлки инде безнең тел дә

                                                   Төзәлмәслек яралы?!

                                  Үлми телләр! Яши алар

                                Сүзлекләргә сарылып.

                                  Яши кабер ташларында,

                             Үткәннәрне сагынып.

       Ярлар исән. Шаулап-гөрләп

                                                  Акмый бары су гына.

       Сарай төзек. Беркем керми.

        Беркем чыкмый. Шул гына!

                                Җилпенергә әзер килеш

                               Көтәләр сүз-канатлар.

                                 Берәр галим, исе китеп,

                                 Ул сүзләрне кабатлар...

Телләр үлми. Үлә бары

 Телен җуйган халыклар.

 

         Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора, фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның  төп функциясен – нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә-тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел – сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.

      Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.       Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.

      Татар теле дөньядагы дәрәҗәле 14 телнең берсе. Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрле халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.Татарлар өчен инглиз телен өйрәнү читен түгел, без аны тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнәбез. Чөнки инглиз телендәге һ, ң, къ, гъ авазлары безнең телебезнең байлыгы булып тора.

      Үзебезнең арада да татар теле нигә кирәк ул, аның белән кая барып була диючеләр бар. Аларга милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди җавап бирә кебек: ”Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз!!”

      Телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләр артканнан арта бара икән. Казан федераль университетына АКШ, Кытай, Въетнам, Германия һәм башка илләрдән киләләр. Татар телен өйрәнү алар өчен төрки телләргә, төрки халыкларга чыгу, тарихчы, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк икән.

      Сөекле Тукаебызның “Туган тел”е татарларның гимнына әйләнде, җиде миллионлы татар җырлый аны.

     И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

        Дөньяда күп нәрсә белдем

 Син туган тел аркылы.

 

                  Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин: ”Тел халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый”,- дип язган. Әйдәгез әле әнә шул кыңгырауны ешрак чыңлатыйк. Газиз туган телебезне кадерлик, яклыйк, саклыйк. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, кеше буларак абруе, кадер-бәясе, хөрмәте бар. Әйе, теле барның юлы бар. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

                                                                                      

                                                                        Шәфигулла Гарипов, ветеран укытучы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре