erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Арчаның беренче балалар бакчасында шашка буенча ярыш үтте

Ел саен бакчабызда район балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында шашка ярышлары уза.

Ел саен бакчабызда район балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында  шашка ярышлары  уза. Быел да турнирга 24 бала җыелды. Шашка уены балаларда зирәклек, җитезлек һәр адымны уйлап эшләү, игътибарлылык, тиз фикер йөртү кебек сыйфатлар үстерә.

Әлеге ярыш зур бәйрәм рухын алды. Тәрбиячеләр бу ярышта балаларның берсеннән-берсе оста, сәләтле икәннәренә тагын бер тапкыр инандылар. Ярышларның баш хөкемдары Арча спорт мәктәбе методисты Фәгыйлә Борһанова булды.

Җыелган очколар саны буенча малайлар һәм кызлар арасында һәр яшь төркемендә 3 призлы урын билгеләнде. Кызлар арасында беренче урынны бакчабызда тәрбияләнүче Дарина Нуретдинова, малайлар арасында – шулай ук бакчабызда тәрбияләнүче Айбулат Гарипов алды. Призлы урыннар алган катнашучылар медальләр һәм грамоталар белән, призлы урыннар алган командалар – грамоталар белән бүләкләнделәр.

Л.Ибраһимова,

Г.Камалиева,

Арчаның беренче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев