Арчаның икенче балалар бакчасында ике бәйрәмне бергә билгеләп үттеләр
Балалар әниләрне 8 Март — Хатын-кызлар көне белән, ә әтиләрзне 23 Февраль — Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлады.
Бүген безнең бакчабызда искиткеч матур һәм күңелле бәйрәм узды. Бу табигатьнең яңару вакытына туры килгән бәйрәмдә балалар ике кадерле бәйрәмне бергә билгеләп үтте: әниләребезне 8 Март — Хатын-кызлар көне белән, ә әтиләребезне 23 Февраль — Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлады.
Балаларның чыгышлары — бәйрәмнең иң кадерле өлеше булды. Алар әти-әниләренә багышлап матур жырлар жырладылар: йөрәккә тигән җырлар балаларның мәхәббәтен һәм рәхмәтен иң яхшы рәвештә белдерде. Шулай ук балалар матур шигырьләр дә сөйләделәр — һәрбер сүз күңелне йомшарта, йөрәккә жылылык бирә иде.
Бәйрәм атмосферасы бик кайнар һәм дусланә мөнәсәбәттә булды: көлкеләр, куанычлы кул чабулар, әниләрнең йөзләрендәге шатлык һәм әтиләрнең горур карашлары — барысы да бу вакыйганы истәлекле итеп калды. Балаларның саф хисләре, аларның чыгышларга бирелгәнлеге һәм матурлыкка омтылышы һәрбер катнашучыга зур рухи байлык бүләк итте.
Бу бәйрәм балаларга әти-әниләренә мәхәббәт һәм рәхмәт белдерүне өйрәтү белән бергә, гаилә бердәмлеге, горурлык һәм ихтирам кебек кадерле тәрбия дәресен дә бирде.
Бәйрәмебезнең матур сәхнәләре һәм саф бала күңелләренең хислы сүзләре озак еллар истә калачак. Барлык әти-әниләргә тагын да күп шатлык, саулык-сәламәтлек һәм гаилә тынычлыгы телибез!
Тәнзилә Бәйрәмова,
Ләйсән Хәйруллина,
Арчаның 2нче балалар бакчасы тәрбиячеләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев