erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арчаның икенче балалар бакчасында шаулап-гөрләп профсоюз чыршы бәйрәме үтте

Безгә язалар

 Менә үзенең  борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклы, күнелле вакыйгалар алып  Яңа ел аяк баса.

Әлеге бәйрәмне балалар түземсезлек белән көтеп алалар. Шул уңайдан  26 декабрь көне Арчаның икенче балалар бакчасында профсоюз хезмәткәрләренең балаларына оештырган Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәмгә хезмәткәрләребезнең балалары килде. Яңа ел тамашасы  биюләргә, җырларга, уеннарга, сюрпризларга бик бай булды. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы балалар белән күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар. Бәйрәм ахырында Кыш бабай балаларга бүләкләр таратты, аларны кочты, битләрен чеметте. Кичәбез бик күңелле узды.

Барлык балаларны, балалар бакчасы хезмәткәрләрен Яңа еллар белән тәбрик итәбез. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

Тәнзилә Бәйрамова, профсоюз рәисе,

erid: 2VtzqxY7mBH

Ландыш Фәхретдинова, культмасса секторы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев