erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арчаның 6нчы балалар бакчасында экологик чара үтте

"Урман җәнлекләре ярдәм көтә!" исемле чарада Арча муниципаль районы төньяк территориаль оешмасыннан килгән экологлар да катнашты.

Экология тәрбиясе бугенге кондә иң мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк, житештеру әшчәнлегенең тизлеге арткан саен, әкологик проблемалар да арта бара. Экология проблемасынын глобаль проблема булып, аның узебез яши торган урында да чагылуы тәрбиячедә борчу тудыра hәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә.

Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шул максатны куздә тотып, без, тәрбиячеләр, балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия бирүне дә читтә калдырмыйбыз. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә момкин. Табигатьне күзәтү, аны өйрәну, сакларга омтылу – балаларнын рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Монын очен без балалар бакчасында төрле чаралар үткәрәбез.

Быелгы уку елында тәрбиячеләр белән күргәзмә оештырып, республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнаштык.  Пластмасс бутылка, капкачлардан, пакетлардан, кәгазь, картоннардан  куз явын алырлык кул эшләнмәләре эшләп була икән бит! Тәрбиячебез Рафия Сабирзянова фетр материалыннан нинди матур, шөгыльләрдә куллана торган уен да оештырып, район күләмендә 2 урын яулады. 

Табигатьтә hәм табигать почмакларында башка юнәлештәге эшләр дә балаларны кызыксындырырлык итеп оештырылган. Алар анда бик теләп эшлиләр. Безнен балалар бакчасында кечкенә экологик почмак бар, анын материалларын кулланып, балаларга туган жирнен матурлыгын тоярга, ана hәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеген аңлатабыз. Балалар белән төрле экологик бәйрәмнәр уткәрәбез: «Көзге бәйрәм», «Кошлар көне», «Нәүрүз». Бу бәйрәмнәрдә балалар белемнәрен тирәнәйтәләр, жәнлекләрнең кышка әзерлеге белән танышалар, кошларны каршы алырга әзерләнәләр. Төрле тәжрибәләр үткәрелгән чаралар да балаларга бик ошый. Су, hава, ташлар, туфрак белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләу дәрәҗәләрен камилләштерә. Тәҗрибәләр ярдәмендә бала яңа ачышлар белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән, төрле юллар белән нәтиҗәләр ясарга өйрәнә.

Татар балалар фольклоры аркылы табигать турындагы белемнәрен киңәйтү, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә, ел фасылларын аера белергә өйрәтү, табигатьтәге башка тереклек ияләренә сак караш hәм мәхәббәт тәрбияләү бурычлары да үтәлә. Шуңа күрә без экологик тәрбия бирү өстендә эшләгәндә табышмаклар, әкиятләр, мәкальләр, сынамышларны, тизәйткечләрне еш кулланабыз. Дәресләрдән алган белемнәрен, уз куллары белән ясаган тәҗрибәләрне без экскурсиягә чыккач ныгытабыз. Чөнки бала табигать белән якыннан таныша. Аларда күзәтүчәнлек тәрбияли, гадәти әйберләрдә төрле яңалыклар күрергә, әйләнә-тирәнен матурлыгын тоярга, уйланырга, әзләнергә өйрәтә.

Экскурсияләр, сәяхәтләр барышында күп кенә бурычлар утәлә:  күзәтүләр барышында hава үзгәрешләренә игътибар итәргә; үсемлек, бөжәкләрне тышкы кыяфәтенә карап танырга, исемен әйтә алуларына ирешү; куңелгә ягымлы авазларны тыңлый hәм матур сузләр белән әйтергә өйрәтү; табигать кочагында узеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне hәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендеру;  табигатькә мәхәббәт, үсемлекләргә, төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбиялибез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Экология буенча эшләү дәверендә ата-аналар белән уткәрелгән әңгәмәләр, биремнәр, ачык шөгыльләр, табигатькә чыгулар, табигатьтә файдалы хезмәттә катнашулар, балалар hәм ата-аналар белән бергәләп табигый байлыклардан, гамәлгә яраксыз нәрсәләрдән әйберләр ясау h.б. – болар барысы да бала белән ата-ананы, ата-ана белән тәрбиячене якынайта, үзара аңлашып эшләүдә зур роль уйный. Ата-аналар белән системалы рәвештә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була.

Мин, өченче ел инде үз эшемдә, балаларга экологик белем hәм тәрбия бирү чарасы итеп,  әкиятләрне сәхнәләштереп  алып баруны бик кулай эш дип саныйм.  Балалар үзләрен чын сәхнә артисты итеп күзаллап, рольләрне бик яратып башкаралар.

Быел да без, балалар белән, "Урман җәнлекләре ярдәм көтә!" исемле сәхнәләштерелгән театр күрсәттек. Чыгышыбызны бакчабызнын өлкән төркем балалары һәм Арча муниципаль районы төньяк территориаль оешмасыннан килгән  экологларыбыз карады. Чыгышыбыз аларга бик ошады. Алар балаларга экология буенча кызыклы китаплар буләк иттеләр.

Мин, киләчәктә балаларнын табигатьне анлап, ана сакчыл караш белән яратып, табигать ярдәмчеләре булырлар дип ышанып калам.

Гөлнара Шәрәфетдинова,

Арчанын 6 номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X