erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Авыл халкы бик сагына сезне

Печмәнтау авылыннан Зөлфия Минһаҗева яза.

Беркөн шулай авыл урамнары буйлап йөргәндә күзем төште капка төпләрендәге эскәмияләргә. Агачтан бизәкләп эшләнгән бу эскәмияләргә утырып авыл халкы кичләрен ял итә, бер-берсе белән аралаша. Сүзем шушы матур эскәмияләрне ясап, авыл халкын сөендергән Галимулла абый Шакирҗанов турында. Тик үзе генә мәрхүм инде. Аның истәлеге булып матур эскәмияләре калды...

Сугым вакыты җитсә балта-пычак, ә җәен чалгы кайратырга килгән бер кешене дә кире бормады ул. Галимулла абыйдан башка моңсу хәзер. Исән булса, быел аңа 74 яшь тулган булыр иде. Аяусыз үлем февральнең салкын буранлы көнендә алып китте. Әйбәт кеше иде. Үзенең шаяртып сөйләшүе белән дә һәрбер кешене үзенә каратыр иде. Шигырь язу сәләте дә бар иде үзендә. Шигырьләре язылган куен дәфтәрен үзе белән йөртте. Бәйрәмнәрдә тальян гармунында уйнап, халыкны җырлатты-биетте. Сабан туйлары, урам, авыл бәйрәмнәре аннан башка узмады. Тик соңгы көннәрдә моңсуырак булып йөрсә дә, йөрәгендә дәрт ташып тора иде.

Галимулла абыйның үткән тормышы җиңелләрдән булмаган. 1952 елда табигатьнең иң гүзәл җиренә урнашкан Печмәнтау авылында гади колхозчы гаиләсендә туган ул. Әтисе үлгәндә Галимулла әле тумаган да була. Чәчәк кебек әнисе Бану тол кала. “Бик ярдәмчел, әйбәт кеше иде”, - дип искә ала Бану апа ирен. Бердәнбер улы Галимулласы өчен җанатып яши әни кеше. Колхозда авыр эшләрдә эшләп тормышын алып бара. Галимулла әтиле балаларга кызыгып үсә. Башкалар кебек минем дә “әтием” дип дәшәсе килә, дип өзгәләнә ул.

Мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлаган егетне колхоз идарәсе Үрнәктәге механизаторлар әзерли торган училищега укырга җибәрә. Аны уңышлы тәмамлап колхога кайта, чылбырлы тракторда эшли башлый. Иртә яздан кара көзгә кадәр тракторда. Кышын колхоз басуларына тирес түгә, салам тарттыра. Ташчишмә кызы Зәбидә белән гаилә корып җибәрәләр. 4 малай үстерәләр. Һәрберсенә тиешле тәрбия, белем бирәләр, башлы-күзле итәләр. Зәбидә апа озак еллар халыкка хезмәт итте, почтада эшләде. Яңгыр-пычрак, кар-буран димәде, 3км ераклыктагы Иске Ашыт авылына барып, газета- журналлар, хатлар, пенсияләрне алып кайтып, авыл халкына вакытында өләште. Рәхмәт аңа. Зәбидә апа лаеклы ялда хәзер. Ире Галимулла бакыйлыкка күчкәч, Зәбидә апа күңел төшенкелегенә бирелмичә намазга баса. Күршеләрем үземнән дә әйбәт, дип куана ул. Ярдәм сорап килгән һәркемгә үзенең киңәшләрен бирә, тәмле теле белән кайгы-хәсрәт килгәндә юата белә ул. Шундый әйбәт күршебез булганга мин дә шатланам.

Галимулла абыйның безнең арабыздан киткәненә 4 ел булды. Минем бу язмам аның рухына дога булып барып ирешсен. Галимулла абыйның бер шигырен дә юллыйм сезгә.

Зөлфия Миһаҗева, Печмәнтау авылы.

Туган авыл

Үз чорыңда күпне күрдең

Җилләрен, давылын да.

Сүзем синең турында,

Авылым Печмәнтавым.

Урнашкансың табигатьнең

Иң гүзәл почмагында.

Ул болыннар, талларың,

Елга ага яныңда.

Яңгырларың явып торсын

Яшеннәрең яшьнәсен!

Борчуларга бирешмичә

Авылым шулай яшә син!

Галимулла Шакирҗанов, Печмәнтау.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре