erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Авылыбызда азан бәйгесе узды

Кечкенә чактан ук безне ислам дине кануннары буенча тәрбияләп үстерәләр. Олыларны хөрмәт ит, кечеләргә ихтирам белән кара, әйбер урлама, үзеңне итагатьле тот. Боларның барысын да әти-әниебез, укытучыларыбыз, безнең тормыш якты, матур булсын өчен, балачактан ук каныбызга сеңдергән. Үсә барган саен, шушы алтын кагыйдәләрнең чын мәгънәсенә тагын да ныграк төшенәсең икән ул...

Мөселман булуым белән, ислам дине белән сугарылган татар гаиләсендә туып-үсүем белән мин чиксез горурланам. Гаиләбез белән намаз укыйбыз, мәчетләргә йөрибез, Аллаһка шөкер. Үз авылыбызда азан әйтү бәхетенә дә ирешәбез кайчак.

20 февральдә намазга чакыруның кагыйдәләрен, дөрес әйтелешен белдек бит әле, чөнки Наласа мәчетендә ул көнне азан бәйгесе узды! Казаннан килгән мөхтәрәм кунаклар, Марсель Әхмәдуллин белән Марсель Вәгыйзов, безне тыңладылар, хаталарны төзәттеләр һәм иң мөһиме – азанны дөрес итеп әйтү буенча осталык дәресе уздырдылар.
Ә хәзер әлеге чара турында тулырак сөйләп үтәргә телим. Безне, ягъни катнашучыларны, өч төркемгә бүлделәр: башлангычлар, урта һәм олы сыйныфларда укучылар. Шуннан соң һәрбер егет үзенең талантын күрсәтергә ашыкты, ә жюри әгъзалары аларны игътибар белән тыңлап, нәтиҗә ясап утырды. Чыгышлар тәмамлангач, башкаладан килгән кунаклар хаталарыбызны әйтеп уздылар һәм шуларны төзәтү максаты белән осталык дәресе үткәрделәр. 

Гарәп хәрефләре ничек әйтелә? Азан әйткән вакытта һаваны кая алырга һәм ничек итеп чыгарырга? Кайсы иҗекләрне сузарга? Осталык дәресендә булган егетләр әлеге сорауларга җавапны, һичшиксез, беләләр. Чыннан да, ике Марсель абый белемнәребезне һәм азан әйтү теләген тагын да арттырдылар.  

Әлеге очрашудан без күп әйберләр белеп кайттык. Мисал өчен, намазга чакыру билгеле бер мәкам белән әйтелә икән. Бу нәрсә дигәнне аңлата соң? Мәкам ул азанны ни дәрәҗәдә сузу, нинди интонация белән әйтүгә бәйле. Без Әхмәт мәкамен кулланырга тиеш. Мәсәлән, Төркиядә 5 вакыт намазга 5 төрле итеп чакыралар, ягъни көн саен 5 мәкам кулланалар икән. Шуңа да әлеге илдә азан әйтүгә зур игътибар бирелгән, мөәзиннәрне дә 9 ай әзерлиләр биредә. Шулай ук азан төрле ноталарда әйтелсә, бу тагын да матуррак яңгыраячак. Кайбер иҗекләрне калын тавыш белән, ә кайберләрен нечкәрәк яки югары тонда әйтү мөһим. Бу очракта азанны тыңлыйсы гына килеп торачак! Тагын бер мөһим пункт – ул да булса тәҗвид, ягъни гарәп хәрефләрен дөрес итеп яңгырату, кайбер иҗекләрне сузу, ә кайберләрен кыска итеп кенә әйтү. Моны үтәү бик мөһим. Ни өчен дисәгез, гарәп телендә бер генә хәрефне үзгәртсәк яки иҗекне озаграк сузып җибәрсәк, бөтенләй икенче төрле сүз туачак. Шуңа күрә, азан әйткәндә, иң беренче чиратта дөрес әйтелешкә игътибар бирү зарур. Шулай ук намазга чакырган вакытта безнең тавышыбыз яңгырап торырга һәм һәрбер кешенең күңеленә үтеп керә торган булырга тиеш. Ә моның өчен аны дөрес итеп җылытырга, кирәкле күнегүләр башкарырга кирәк. Мәсәлән, берәр белгән җырны көйләп йөрергә була, әлеге ысулның ярдәме бик зур. Марсель абыйлар үзләре шулай эшлиләр икән. Моны сер буларак кына әйттем сезгә. Сөйләштекме?

Язмам шулай ахырына да барып җитте бугай. Әлеге очрашу һәрберебезнең күңелендә якты бер хатирә булып сакланып калды. Белемнәр һәм бүләкләр (бәйге булгач, җиңүчеләр дә булды, әлбәттә, һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды) белән өйләребезгә таралдык. Казаннан килгән Марсель Әхмәдуллин белән Марсель Вәгыйзовка, имамыбыз Зөфәр хәзрәткә һәм әлеге чараны оештыруда катнашкан һәрбер кешегә олы рәхмәт әйтәсе генә кала. Шундый очрашулар, осталык дәресләре тагын да күбрәк булсын иде! 

Әнвәр Мөхетдинов. 
Наласа авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев