erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Авырганын көтмәгез!

Мөгезле эре терлекләр асраучыларга бүгенге шартларда бик тә игътибарлы булырга кирәк. Ветеринария хезмәткәрләренең киңәшләре күп проблемаларны булдырмый калдырырга ярдәм итәчәк.

Бу юлы сүзебез суалчаннар китереп чыгара торган авыруларны профилактикалау һәм кисәтү турында.

Мөгезле эре терлекләр сәламәт булып күренгәндә дә, организмда аз гына санда паразит суалчаннар булса да, аларның продуктлылыгы кими. Хайваннар күбрәк ашый, әмма файдалы матдәләр азрак үзләштерелә, чөнки аларның шактый өлеше паразит суалчаннарга эләгә.

Бигрәк тә яшь терлекләрнең авырлык артуы, организм формалашуы акрыная. Сыерлар сөтне азрак бирә, сөтнең сыйфаты начарая. Суалчаннар нәселсезлек, аборт, бозау туганчы проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.

Паразит суалчаннар терлекнең иммун ситемасын какшата, башка авыруларга тиз бирешә торган итә.

Паразитларның кайбер төрләре кан белән туена, азканлылык авыруына, хәлсезлеккә, лайлалы тышча тоныклануына китерәләр. Эчәклек, бавыр, үпкә һәм башка органнарның стеналарын зарарларга мөмкиннәр, ә болар хроник авыруларга юл ача.

Мөгезле эре терлекләрдәге кайбер суалчаннар кешеләр өчен дә куркыныч тудырырга мөмкин.

Паразит суалчаннар артык ишәйгәндә хайван үләргә дә мөмкин.

Менә шушы әйтелгән-нәрдән паразитар авыруларны профилактикалауга һәм дәвалауга юнәлдерелгән чараларның ни өчен кирәклеге яхшы аңлашыла.

Суалчаннарга каршы көрәш графигы һәр хуҗалыкның үзенчәлеген исәпкә алып төзелергә тиеш. Гадәттә елга 2–4 тапкыр эшкәртү тәкъдим ителә. Авыру билгеләре барлыкка килгәнне көтмәгез. Ветеринария белгечләре сезгә ярдәмгә килергә әзер.

Руслан Котдусов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев