Балалар бакчасында «Тукайлы яз» узды
26 нчы апрель-татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне.
Быел аның тууына 139 ел. Шул уңайдан Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасының икенче зурлар төркемендә "Тукайлы яз" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрелде.
Бәйрәмебезнең күрке оныклары чыгышларын күрергә дип килүче калфаклы әбиләребез, түбәтәйле бабайларыбыз булды. Балалар Габдулла Тукайның нәниләр өчен язылган шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Аның "Бала белән Күбәләк", "Кызыклы шәкерт", "Шаян песи"ен белмәгән татар баласы бармы икән?!
Шүрәлене әдәпле, тәмле телле булырга өйрәттеләр, Су анасына алтын тарагын табарга булыштылар, аның белән күңелле итеп уйнадылар. Шагыйрьнең иҗаты буенча балаларның белемнәре тикшерелде. Әби- бабайлар да кызыксынып, үзләре өчен әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр.
Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын бер кат искә төшерү кунаклар өчен дә кызыклы булды.Аларның бик талантлы булуы да ачыкланды. Закирова Алисәнең әбисе - Нуриева Дамира апа Тукайга багышлап иҗат иткән шигырен укыды, Хальфин Айзатның бабайсы - Хальфин Азат абый "Туган авыл" шигырен сәнгатьле итеп сөйләп күрсәтте.
Бәйрәмнең беренче өлеше кунаклар һәм балалар башкаруындагы "Туган тел" җыры белән төгәлләнде. Ә икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.
Тукай теле - туган телебез. Нәкъ менә әби-бабайларыбыз бу телне төзек, камил килеш оныкларына тапшыручылар,буыннары бәйләүчеләр. Алар оныклары белән татар телендә сөйләшсәләр генә халкы белән горурланучы балалар үсәчәк. Милләтебез яшәгәндә шагыйрь исеме дә, иҗаты да онытылмас.
Бакчаның татар теле тәрбиячесе Рәмзия Гарифуллина, тәрбиячеләр Гөлфинур Зәйнакова, Алсу Гаффарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев