erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Арчаның унынчы балалар бакчасында Ватаннны саклаучылар бәйрәме узды

10 нчы номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркемендә 23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, бәйрәм булды!

Безгә кунакка әтиләр, бабайлар, абыйлар һәм янгын сүндерү инспекциясеннән Салихов Рөстәм Раушан улы да килгән иде!
Бәйрәм балаларның матур итеп, чын солдатларча, марш атлап керүеннән башланды. Кереш өлештә балалар "Россия флагы" биюен башкарды. Көтмәгәндә бәйрәмгә Убырлы карчык килеп кереп, өйсез калуын, аңа ярдәм итәргә кирәклеген әйтте. 
Бәйрәм җыр, шигырьләргә үрелеп барды. Ә Убырлы карчыкка, йорт иясе Кузя һәм балалар, янгын сүндерү куркынычсызлыгы буенча дәрес, кагыйдәләр өйрәттеләр. Әтиләр белән берлектә, төрле янгын чыккан вакытта нишләргә кирәклеген, янгын сүндерү буенча кагыйдәләрне өйрәнер өчен, төрле уеннар аша, ярышып таныштырдык.

Бәйрәм балаларга да, килгән кунакларга да бик ошады! Исән сау булып, янгыннар чыкмасын, хәвеф-хәтәрсез яшәргә язсын дигән теләктә, әтиләребезне тагы бер тапкыр бәйрәм белән котлап, балалар үз куллары белән ясаган бүләкне тапшырып, бәйрәмебезне тәмамладык!

Тәрбиячеләр:Фәйзуллина Гөлназ Фәрит кызы, Йосыпова Алия Рафис кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев