erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Балигъ булмаганнарның иминлеген тәэмин итү: мәгариф учреждениеләрендә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар эше

Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү, шулай ук гражданнарның хокукый грамотлылыгын арттыру максатларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлары район мәгариф учреждениеләрендә киң күләмле профилактика эшләре үткәрделәр.

Чаралар студентлар, укучылар арасын да, ата-аналар җәмәгатьчелеген дә колачлады. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар полиция майоры Һидиятуллина А.А. һәм полиция капитаны Габидуллина Г. З. һөнәри белем бирү учреждениеләре — " Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте" һәм "Арча агросәнәгать һөнәри көллияте"нең 1 нче филиалы студентлары алдында чыгыш ясадылар. . Моннан тыш, тәртип сакчылары Яңа Кишет төп гомуми белем бирү мәктәбендә, С.З. Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә, 2нче һәм 6 нчы Арча урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә узган ата-аналар җыелышларында катнаштылар. 
Очрашуларның төп максаты яшьләр арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау ысуллары турында мәгълүмат бирү булды. Экстремизм һәм терроризмга каршы тору мәсьәләләренә, шулай ук яшьләр арасында аларның идеологиясен профилактикалауга аерым игътибар бирелде.
Лекцияләрнең наркотикларга каршы юнәлеше кысаларында оештыручылар тыңлаучыларны сәламәт яшәү рәвешен сайларга өндәделәр.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә җентекләп тукталдылар, балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәрттеләр. 
Хәзерге заман шартларында төп темаларның берсе социаль мошенниклык төрләре һәм алардан саклану ысуллары турында мәгълүмат бирү булды, бигрәк тә Интернет челтәрен һәм социаль челтәрләрне кулланганда.
Әңгәмәләрнең аерым блогы балалар һәм яшүсмерләр коллективларындагы психологик климатка багышланган иде. Хокук саклаучылары педагоглар һәм ата-аналар белән хәзерге балаларда агрессивлык күрсәтү сәбәпләре турында фикер алыштылар, конфликтлы ситуацияләрне кисәтү һәм җайга салу буенча киңәшләр бирделәр.
Мондый очрашулар законнарны үтәү тәртибен формалаштыруга, гаилә институтын ныгытуга һәм үсеп килүче буынның иминлеген тәэмин итүгә ярдәм итә.

Россия эчке эшләр министрлыгының 
Арча районы буенча бүлеге 
җәмәгать тәртибен саклау буенча 
полиция башлыгы урынбасары, полиция
подполковнигы Шакиров Айдар Локман улы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре