Баш ваттык
Атна саен телевизордан «Башваткыч» тапшыруы карарга яратам. Бушрак вакытта, хәтерне эшкә җигеп, кроссвордлар да чишкәлим. Тапшыруны караганда күңелгә шундый уйлар килә, карале, катнашучы гади генә сорауларга да җавап бирә алмый инде. Чыннан да, сорау-лар тормыштан яки тарихтан билгеле бер тема итеп алына, бернинди авырлыгы юк сыман. Телевизор каршында җавапларны кычкырып утырасың.
Юк икән, җәмәгать, үзең шул тапшыруга эләксәң, бер дә җайлы гына җавап табып әйтеп булмый икән. Бигрәк тә көндәшләрең көчле булса. Миңа да бу тапшыруда катнашырга туры килде. Темасы да кызыклы –– оста куллар. Моңа төрле кул эшләре: тегү, чигү, бәйләү, эрләү кебек эшләр керә.
Авылыбызда кул эшләре осталары электән күп булган. М.Мәһдиев: “Җире аз якта, халык һөнәрле була”, – дип язган. Чыннан да, бүленгән җир артык зур түгел, халкы бик эшчән, авылыбызда төрле һөнәр ияләре яши.
Гөберчәктә элек тегүчеләр, итек басучылар, шәл бәйләүчеләр, балта осталары күп булган. Хәтта Мөхәммәт Мәһдиев алар турында әсәрләрендә язган. Ул Масра авылыннан килгән киленнәрнең гөберчәклеләрне шәл бәйләргә өйрәтүләре, тегүче авылдашларыбызны ак һәм кара тегүчеләргә бүлеп тасвирлый. Гөберчәк авылында тегү артеле дә оештырылган. 1938 елдан 1956 елга кадәр авылдашларыбызны, күрше-тирә авыл хатын-кызларын эшле иткән урын булган.
Тапшыруга төшү көне тиз вакыт аралыгында билгеле булды. Көндәшләрем дә белемле, тәҗрибәле кешеләр. Алар минем авылдашларым: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Халидә Әхмәдиева, Сикертән мәктәбе укытучысы Алия Шәймәрданова. Оста барда, телең тый, ди халык. Ләкин тапшыру барышында телеңне тыеп торсаң, балл җыя алмыйча калуың да бар.
ТНВ бинасына шау итеп көлешеп килеп кердек, бераз дулкынлану да бар, билгеле. “Арчалар!” – дип, яратып каршыладылар. Арчаларның беркайда югалып калмаячакларын беләләр, хөрмәт итәләр икән дип уйлап куйдым. Кызык, бинаның коридорлары аша барганда ишектән кергәндәге авыз ерулар кимеде, эчкә курку, каушау хисләре оялады. Кереп урнаштык, яздыру бүлмәсенә кердек. Башта булган бөтен мәгълүмат каядыр очты. Ничек тапшыруга кереп китәргә, уй-фикерне йөгәнләргә икән дип торганда безне эш барышы белән таныштыра башладылар. Игътибар белән тыңладык, кызык сыман тоелды. Янда гына күзләрне камаштырып супер уен призы – машина тора. Бүләкләр дә әзер, ләкин аларга ия булганчы, никадәр сорауларга җавап табарга, сөйләргә кирәклеген барыбыз да аңлый идек.
Һәрберебез аерым-аерым
бастык, урыннарга җайлаштык. Ләкин дулкынлану хисләре кимемәде. Шулай булса да үзебезне кулга алып, тапшыруны башладык. Операторлар төрлесе төрле яктан сине төшерә, бөтен җирдә ут яктыртылган.
Бер як стенада буш шакмаклар пәйда булды. Без егермедән артык сорауга җавап табарга тиеш идек. Алып баручы безнең турында мәгълүматларны телевизор карау-чыларга әйткән вакытта да дулкынлану хисе бар иде әле. Берәм-берәм сораулар ява башлагач, төймәләргә басып, җавапларны әле беребез, әле икенчебез әйтә башлады. Ул арада алып баручы безне дә сайратырга өлгерде: гаилә тормышы, нинди хезмәт башкарабыз, халкыбызның нинди гореф-гадәтләрен саклыйбыз, М.Мәһдиев әсәрләрендәге тегүчеләр турында ни беләбез? Сөйләдек, югалып калмадык. Билгеле, вакыт бераз кыса төште. Иркенләп сөйли башласаң, көне буе тапшыру төшерергә кирәк булыр иде. Алып баручы тиешле урында туктата яки этәргеч сорау-лар белән тапшыруны тулыландыра барды.
Сөйләдек, алып баручы без биргән мәгълүматларны кызыксынып тыңлады. Чөнки авыл тарихында тегүчеләр аерым урын алып торалар. Г.Тукайга кием тегүче авылдашларыбызның берсе – Хәлил Хәбибуллинның оныгы Халидә Әхмәдиева бабасы турында истәлекләр белән таныштырды. Аның шагыйрь белән таныш булуы, аңа кием тегеп бирүе, шул чорның тегү машинасы бүгенге көндә дә саклануы турында зур горурлык белән сөйләде. Алия, укытучы буларак, мәктәп укучыларына тегү, бәйләү кебек кул эшләрен ничек өйрәтүләре хакында бәян итте. Мин, билгеле, М.Мәһдиевнең әсәрләрендә урын алган тегүче авылдашларыбыз турында сөйләп, үземнең кул эшләрем белән таныштырдым.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, йолаларын үтәргә тырышабыз. Бездән соң да каба, орчык кебек әйберләрнең музейда гына түгел, ә кулланылышта булуын телибез. Музейда йон эрләү буенча осталык дәресләре үткәрелә. Мондый очракта балалар бик кызыксынып, кабаны үз яннарына алып, орчыкка җеп бөтерергә тырышалар. Билгеле, бер дәрестә генә андый эшне өйрәнеп булмый, күнекмәләрне кабатлап торырга, орчыкка йонны җеп итеп эрләргә өйрәнергә кирәк. Балаларның теләкләре булу киләчәккә зур өметләр уята.
Бәйләү, тегү, чигү халкыбызның күркәм кул эшләре булып тора. Элек кич утырулар булган. Нәкъ шунда өлкәннәр яшьләрне кул эшенә өйрәткәннәр.
Тапшыру барышында музыкаль пауза да булып алды. Без үзебезнең һөнәрләребезне күрсәттек. Миңа җырларга, Халидә апага шигырь сөйләргә, ә Алиягә, Г.Камал исемендәге мәктәп укытучысы буларак, драматургның “Беренче театр” әсәреннән бер күренеш күрсәтергә туры килде. Аңа Арчаның “Җидегән чишмә” халык театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов ярдәмгә килде. Уенның бер өлешен бетергәч, алып баручы безнең балларны санады. Саннар ярыйсы гына килеп чыккан. Ләкин уенның икенче яртысы бар бит. Әй, анысы да шул ук тема бит инде. Тегүчелек, кул эшләре...
Тапшыруда алып баручының сорауларына җавап эзли-эзли буш шакмакларны сүзләр белән тутырып бетергәнбез. Башта бик авырсынып кына кереп киткән идек, тапшыруның ахырына килеп җиткәнне сизми дә калганбыз. Кызык, бик күңелле мизгелләр аша үттек.
Ә тапшыруның иң күңелле вакыты – бүләк сайлап алу булды. Ләкин аны алганчы, шарны саннарга төшерергә кирәк. Синең шарың ничәнче санга төшә, шул сан астында куелган бүләк синеке була. Барыбызга да үзебезгә кирәкле көнкүреш товарлары туры килде. Бүләк алганда ай күңелле! Тапшыру бик тиз һәм күңелле үтте. Гореф-гадәтләрне, мәдәни мирасны саклау буенча сөйләшүләр, искә төшерүләр, кул эшләре турында сөйләү, кабат тарих битләрен ачу һәркайсыбыз өчен файдалы булгандыр дип уйлыйм.
Тапшыруны әзерләүчеләргә, төшерү командасына олы рәхмәтемне әйтәм. Чөнки алар – ачык йөзле, мөлаем, аралашучан кешеләр.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев