erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Белем алу әлфбадан башлана: Арчадагы Әлифба музее хакында

Әлифба музееның тулы исеме “Дөнья халыкларының букваристика һәм әлифба сәнгате музее””. Музей өч залдан тора: беренче зал, икенче зал һәм өченче зал.

Музей  1999  елда  ачыла.   Әлифба  музее  инде  26  ел  эшләп килә.   Ни  өчен  Арчада  ачылган  Әлифба  музее?  Бөтен  татар  дөньясы  укый  торган  әлифбаның  авторлары   ирле-хатынлы  Сәләй  Гататович  Вәгыйзов  белән  Рәмзия  Гыйләҗевна  Вәлитова  Арча  педагогия  училищесының  татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучылары  булган.   

Музей  Әлифба төзүчеләр  Сәләй  Вагыйзов  белән  Рәмзия  Вәлитоваларның  исемен  мәңгеләштерү  максатында  ачылса  да,  тагын  бер  юнәлеш  алып  китте.  Дөнья  халыклары  әлифбаларын  җыя  башладык.   Беренче  залга  дөнья  халыкларының  әлифбалары  тупланган.   Сигез  экспозициядә  160  әлифба  куелган.    Алар  дөнья халыкларының 78  телендә.  Барысы  музейда  300  гә  якын  әлифба бар.  Әлифбалар географик принцип белән төзелде.   Татарстанга чиктәш республикалар: мари,чуаш, удмурт;  төньяк  регионнар,  кавказ халыклары,  15 союздаш республика,   100 ел элек булган әлифбалар,   Европа телләрендә,   Азия халыклары әлифбалары.

Татар  әдәбияты  классигы,  халык  язучысы,   Арча  педагогия  училищесын  тәмамлаган  Һәм  Әлифба авторы Рәмзия Вәлитованың укучысы Гариф  Ахуновның  мондый сүзләре бар:  “Дөньяда  ике  могъҗиза :  берсе – чишмә,  икенчесе – Әлифба.   Чишмә  безнең  тәнебезгә  азык  бирсә,  әлифба безнең  рухи  азыгыбызның  башлангычы.  Әлифба  укыганнан  соң башка  китапларны да  укып  була”.

Икенче  зал  татар  язуының  һәм  татар  әлифбасының  килеп  чыгу  тарихына  багышланган.  Татар  халкы  кирилицада чагыштырмача  аз  вакыт  укый-яза. Әле 85  ел гына язабыз кирилицада. 1940  елда  тулысынча  кереп  бетә  кирилица.  Аннан  алда  10  ел  татарлар  латин  графикасында  язалар.  90  ел  килеп  чыга.  100  ел  да  түгел.  Ә  1000  еллык  язу  тарихыбыз  ул  гарәп  графикасы.  Иң  беренче  әлифба  Иман  шарты  булган.  Аны  укыгач  Хәфтияккә  күчкәннәр,  Хәфтиякне  укып  бетергәч  Коръән  укый  башлаганнар.  Гарәп  графикасы  Коръән  уку  өчен  генә  булмаган.  Хатлар  да  язышканнар,  рәсми  документлар  да  язылган.
 

1552  елда  Явыз  Иван  Казан  ханлыгын  басып  алгач,  барлык  мәчетләр  җимерелә,  мәдрәсәләр  җимерелә,  уку-укыту  системасы  юкка  чыга.  Екатерина   патша   вакытында  мәчетләр  төзергә  рөхсәт  ителә.  Укыту  системасы  Бохарадан  алына.  
Беренче  татар  әлифбасын  төзүче  булып  тарихка  Сәгыйть  Хәлфин  кереп  калган.  Ул  гарәп  графикасында  булмаган  3  хәреф  өсти: п,  ж,  ч. Үзе ул Казан гимназиясенең татар теле укытучысы булган. 

1804  елда  Казан  Император  Университеты  ачыла.  Әлифба  өчен  моның  нинди  әһәмияте  бар  соң?  Университетта  типография  булдырыла.  Моңарчы  әлифбалар  кулдан  язылган  булса,  хәзер  аларны  бастыру  мөмкинлеге  барлыкка  килә.
Татар  әлифбасын  таратуда  зур  өлеш  керткән  тагын  бер  галимебез  ул  Әхмәтһади  Максуди.  Гарәп  графикасында  татар  язуы  өчен әлифба  төзи  ул.  Бу  китап  “Мөгаллим  әвәл”  дип  атала.  Беренче  укытучы  дигән  сүз.    Коръән  уку  өчен  җайлы  булган   тагын  бер әлифба  төзи.  Монысы  “Мөгаллим  сани”  дип  атала,  ягъни,  икенче  укытучы.  

20  гасыр  башында  төрле-төрле  әлифбалар  чыга.   Төрки  әлифба  (татарларны  Казан  төрекләре  дип  йөрткәннәр),  “Юл  башы”  дигән  әлифба,  Мөхетдин  Корбангалиевның  татар  әлифбасы.  Бу  әлифба  1945  елга  кадәр  төп  әлифба  булып  тора.  Аны  Габбас  Сәйфуллин  әлифбасы  алыштыра.  Әлеге  әлифба  безнең  музей  сәбәпчеләре  Сәләй  Вәгыйзов  белән  Рәмзия  Вәлитовалар  әлифбасына  кадәр яши.

ХХ   гасырга  кадәр  мәдрәсәләрдә  ир  балалар  гына  укыганнар.  Гасыр  башында  кызлар  укый  торган  гимназияләр,  мәдрәсәләр  ачыла  башлаган.  Кызлар  өчен  укыту  программасын  төзүчеләр  булып  Мөхлиса  Буби  белән  Фатыйха  Аитовалар  тора.  
Өченче  зал  Әлифба  авторлары  Сәләй  Гататович  Вәгыйзов  һәм  Рәмзия  Гыйләҗевна  Вәлитоваларга  багышланган.  Сәләй  Вәгыйзов Самара  өлкәсе  Камышлы  районы  Байтуган  авылында  1908  елда  туа.Алты  айлык  вакытта  әтисез-әнисез  калган  малайны  авылның  баласыз  гаиләсе  асрамага  ала.  Үзләренең  фамилияләрен  бирәләр  һәм  исемен  үзгәртәләр.  Киләчәктә  татар  әлифбасы  авторы  булачак  Сөләйман  Хәлиуллин  шулай  Сәләй  Вәгыйзов  булып  китә.

Рәмзия  Вәлитова  белән  алар  Казан  педагогия  институтында  танышалар  һәм  дуслашып  китәләр.  Рәмзия  дә  алты  яшьтән  дөм  ятим  калып  балалар  йортында  үскән  кыз.  1937  елда  өйләнешеп,  юллама  алып  алар  Арча  педагогия  училищесына  эшкә  киләләр.  Дүрт  елдан  сугыш  башлана.  Сугышка  кадәр  ике  балалары  Римма  белән  Камил туа.   Сәләй  фронтка  китә  һәм  бер  елдан  әсирлеккә  төшә.
       Җиңү  язында  Вәгыйзовны  америкалылар  азат  итә.  “СССРга  кайтма,  анда  сине  каторга  көтә”, - диләр  азат  итүчеләр.  Ләкин  Сәләй  ике  баласын,  кызы  Римманы  һәм  улы  Камилне,  хатыны  Рәмзияне  бик  сагынган  була.  Сагыну  шулкадәр  көчле  була,  төрмә  хәтта  пүчтәк  бер  әйбер  булып  күренә.
      Советлар  Союзы  чиген  узуга  НКВД  гаскәрләре  эшелонны  үз  кулларына  алалар.  Юллар  көнчыгышка  түгел,  ә  төньякка  борылалар.  Шулай  итеп,  Сәләй  Вәгыйзов  10  ел  Печора  тирәсендә  юллар  сала,  урман  кисә.
      Рәмзия  ире  янына  балаларын  ияртеп  ике  тапкыр  килә.  Нәтиҗәсе – Рәмзия  Гыйләҗ  кызын  педучилищедан  эштән  куалар.  Сәләй  аңа  хат  яза,  “...миннән  ваз  кичсәң  сиңа  җиңелрәк  булыр”, - ди.  Рәмзия  кире  Вәлитовага  әйләнә  һәм  эшенә  кайтарыла.
      Ун  ел  срогын  тутырганнан  соң  гына  Сәләй  Арчага  кайтып  төшә.  Ләкин  аны  укытырга  алмыйлар,  төрле  авыр  эшләрдә  эшләргә  мәҗбүр  була.  Берничә  елдан  соң  Мөндеш  авылында  укытырга  рөхсәт  бирәләр.  Тагын  гаиләдән  аерылып  яшәүләр  башлана.
      Сәләй  Гататовичның  тормышындагы  борылышны  үзенең  укучысы,  Арчада  РОНО  мөдире  булып  эшләүче,  соңрак  Мәгариф  министры  урынбасары,  Равил  Әлмиевич  Галиәхмәтов  ясый.  Ул  аны  педагогия  училищесына  укытырга  кайтара.  Бу  кыю  кеше  үз  өстенә  никадәр  җаваплылык  алуны  күз  алдына  китерегез  әле.  Тоталитаризмның  тамырлары  чиктән  тыш  нык  заман  бит.
      Сәләй  Вәгыйзов,  хатыны  Рәмзия  Вәлитова  белән  берлектә,  Арча  педагогия  училищесында  татар  теле  һәм  әдәбияты  укытып,    Әлифба  китабы  төзү  өстендә  эшли  башлыйлар.  Мәгариф  министрлыгы   Әлифба  дәреслегенә  конкурс  игълан  иткән  була.
      Арчаның  “Әлифба”  музеенда  бик  кыйммәтле  экспонат  итеп  шул  әлифбаны  төзегән  кулъязмалар  саклана.  Типографиядә  басылганчы  бит  алар  әле  кулдан  языла.   Конкурста  җиңгән  әлеге  “Әлифба”  дәреслеге  менә  инде  50  ел  татарларга  хезмәт  итә.  Шул  чор  эчендә  43  тапкыр  нәшер  ителә,  өч  тапкыр  авторлар  тарафыннан  үзгәртелә.  Татарстанда  гына  түгел,  бөтен  татар  дөньясы  шул  әлифбадан  укырга  өйрәнә.
      Яшьлекләре  бик  авыр  башланган  әлеге  матур  пар  бәхетле  картлык  кичерделәр.  Рәмзия  апа  88,  Сәләй  абый  97  яшькә  кадәр  яшәделәр.  30 га  якын  фәнни  хезмәт  яздылар,  татар  телен  укытуга  багышланган  ярдәмлекләр  чыгардылар.  Алар  үзләре  исән  вакытта  ук  “Әлифба”  музее  ачылды.    Дөньяда  бердәнбер шундый  музей  булуы  белән  уникаль  ул.    Бүгенге  көндә  музейда  мең  ярымга  якын  экспонат  тупланган.  2018  елда    өр-яңадан  музей  концепциясе  эшләнде,  экспозицияләр яңартылды.  Ныклап үзгәртелгән  музей  тантаналы  рәвештә  февраль  аенда  ачылды.
    Педагогия  көллиятенең  ишегалдында  Әлифбага  һәйкәл  куелган.  Ул  барлык  керүчеләрне  каршы  алып  тора.  “Казан  арты”  тарихи-этнография   музее  филиалы  булган  “Әлифба”  музее  Сәләй  Вәгыйзов  белән  Рәмзия  Вәлитованың  үзләренә  һәйкәл  булып  тора.  
      Әлифба музее Россия музейлары реестрына кертелгән. Ике ел элек  ул Россия музейлар каталогына кертелде. КАМИС программасы аша музейның  барлык экспонатлары  Роскатологка кертеп барыла. Музейга күрше республикалардан, өлкәләрдән,  Россия регионнарыннан, якын һәм ерак чит илләрдән бик күп кунаклар килә. Әлифба музее туган телебезне саклауда төп факторларның берсе булып тора.  Чөнки тел, белем алу әлифбадан башлана

 Дамир Таҗиев, “Әлифба”  музее  җитәкчесе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев