erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Беренче укытучым

Тормыш юлында иң матур хатирәләр кадырган кешеләрнең берсе-ул әлбәттә беренче укытучы.

Укытучы-төрле эш ул:
Артист та ул,тәрбияче;
Рәссам да ул,язучы да,
Моны һәркем белсәче.
Күпкырлы шәхес булуы
Җиңел түгел беләмен.
Укытучыларым алдында
Хөрмәтләп баш иямен!
Тормыш  юлында  иң матур хатирәләр кадырган кешеләрнең берсе – ул әлбәттә беренче укытучы. Кечкенә вакытыңда,әти-әни кочагыннан аерылып мөстәкыйль тормышка беренче адымнар ясаганда, сине ничек бар,шулай кабул итүче,сиңа бар җылысын,белемен бирүче олы зат ул!
Минем беренче укытучым  Файзрахманова Физия Әхияр кызы . Ул минем хәтеремдә бик тә акыллы,тыйнак,тәртипле,ачык йөзле булып калды. Физия Ахъяровна безне санарга,хәреф танырга өйрәтте,акрынлап белем иленә алып кереп китте. Укытучым белән без бик күп матур кичәләр үткәрдек,кызыклы мәгълүматләр белдек.Ул берүк вакытта ике сыйныфка белем бирде,ләкин бу безгә бердә комачаулык итмәде,без башлангыч белем нигезләренә тиешенчә төшендек.
Яраткан укытучыбыз авырлыкларны җиңәргә хыялланырга ,олыларны -кечеләрне хөрмәт итәргә ,тормышны яратырга, кешеләр күңелен аңларга өйрәтте.
Беренче укытучыма мин бик тә рәхмәтлемен.Аның биргән белемнәре,тәрбиясе, миңа  алдагы укуымда бик нык ярдәм итә.
Физия апа,сабырлыгыгыз,түземлелегез өчен олы рәхмәт сезгә!  Киләчәктә нык сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар,тыныч тормыш телим.
                                                                                                                                                                   Фазулзянов Инсар
                                                                                          С.З Габдрахманова Яңа Кенәр урта мәктәбе, 8 класс укучысы

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев