Билгесез герой
Сүз, тормышының бер мизгелендә батырлыкка, димәк үлемсезлеккә атлаган Кәрим Исхаков турында
Сүз башында ук әйтеп куйыйм әле, сугыш, батырлык, ватанны саклау турындагы бөтен язмаларым диярлек дустым, отставкадагы полковник Рөстәм Гомәров тәкъдиме, ярдәме белән дөнья күрә.
Узган ел ахырында ул Матросов батырлыгын кабатлаган бер егетнең үзенең туган авылы – Шушмабашныкы икәнен әйткән иде. “Тик менә бу геройны күп кеше белми”. Аның, хәтта, кабере дә билгесез, сугышчан бүләкләре дә юк. Туган авылына кайтып килмибезме?” – дигән иде Рөстәм.
Оят булса да әйтим, Кәрим Исхаков атлы батыр якташым турында үземнең дә берни дә ишеткәнем юк иде. Арчаның илгә дүрт Советлар Союзы Герое биргәнен беләм, бөтен җирдә горурланып сөйләп йөрим. Алар турында төрле елларда язгалаганым да бар. Инде менә Рөстәм дус белән тагын бер геройны дөньяга таныту өчен юлга кузгалдык. Рөстәм без кайтасын әйтеп авылда алдан ук тавыш куптарып куйган икән. Шушмабаш мәктәбендә тантаналы да, моңсу да бер очрашу булды. Анда Кәрим Исхаковның бертуганы – Һадиның улы Гыйниятулла, оныгы Фәнис тә килгән иде. Очрашуның нәкъ менә мәктәптә узуы әйбәт тә әле. Монда тарихи музей да бар, диварда данлы якташларының фотолары, алар турында мәгълүматлар язылган такта тора. Мәктәптә укыган йөздән артык бала шушы истәлек тактасы яныннан көненә ничәмә-ничә тапкыр узып, якташлары турында якты, гыйбрәтле истәлекләрне күңелләренә салып куймыйлардыр дисезме? Монда биш бертуган Исхаковлар турында да мәгълүмат бар. Бер гаиләдән биш егет яуга чыккан, дүртесе җиңү яулап кире туган якларына кайта. Ә Кәримнең язмышы сугыш бетеп шактый вакыт узгач кына ачыклана. Аның исемен беренче булып чуаш егете, хәрби корреспондент, язучы Антип Николаев телгә ала. Антип Николаевич Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларының, милләттәшләренең язмышын ачыклау буенча эзләнүләр алып бара, төрле архивларда казынганда Буа районы Әлши авылы егете Арсентий Карташовның татар егете Кәрим Исхаков белән бергә дошман амбразурасын күкрәкләре белән каплавы турында мәгълүматка тап була ул һәм бу турыда язып та чыга. Арчага килеп Кәримнең якташлары белән дә очраша. Моны миңа юлдашым Рөстәм Гомәров та сөйләгән иде. Шушмабаш мәктәбендәге очрашу вакытында исә Гыйниятулла Һадиев белән аның улы Фәнис Кәрим абыйлары турында өстәмә мәгълүмат бирделәр. Аларны сөйләве аша Кәрим батыр образын күзалларга тырыштым.
Таза гына гәүдәле, бик хәрәкәтчән, үз сүзен бирми торган үҗәт, мөстәкыйль, шактый ук мут егет була ул. Әтисе Исхак та баш бирми торган кеше, үз биләмәләре булган хәлле крестьян. Революциядән соң байларга көн бетә бит инде, Исхакны да эзәрлекли башлыйлар. Дөрес, эш аны кулга алу, себер җибәрүгә хәтле барып җитми, әмма тынычлык та бирмиләр. Гыйниятула һәм Фәнис сөйләгән истәлекләргә караганда, совет властена ачыктан-ачык каршы килмәсә дә, Исхак яңа законнарны бик теләп кабул итми. Җирен, тир түгеп җыйган малын тартып алучыларга рәхмәтләр укый алмый бит инде ул. Әтиләренә даими куркыныч янап торганны Исхакның балалары да сизә һәм бәласеннән баш-аяк дигәндәй, чит-ят җирләргә китеп эшли башлыйлар, авылга кайтып-китеп кенә йөриләр. Башка туганнары сугышка авылдан китә, ә Кәрим Горький өлкәсе Ветлужск районыннан. 1941 елның 30 июнендә, ягъни, сугыш башланып бер атна узуга ук солдат итеген кия ул. Ә 1943 елның 5 октябрендә Кировоград өлкәсенең Старое Липово авылы янында барган сугышта, чуаш егете Арсентий Карташов белән бергә дошман амбразурасына каплана. Үз районыннан сугышка китмәгәнгәме, район хәрби комиссариатына да, туганнарына да Кәрим турында бер хәбәр дә килми һәм ул “Хәбәрсез югалган”га әйләнә.
Бу урында без Кәримне батырлар сафына кайтарган чуаш егете, хәрби корреспондент Антип Николаевичка һәм татар журналисты, язучы-эзтабар Кәрим Исхаков турында истәлекләр язып калдырган Шаһинур Мостафинга олы рәхмәтләр укырга тиешбез. Алар инде икесе дә вафат, әмма, халык өчен нинди кыйммәтле истәлекләр язып калдырдылар. Каләм әһелләрен, гомумән, тарихи хәтер сагында торучылар дип атар идем. Тарихи вакыйгаларны, геройларыбызны халык күңелендә алар яшәтә. Бераз алга китеп әйтик, бүген тарихны бозып, үзләре файдасына үзгәртеп язарга омтылучылар бар.
Әлбәттә, дошман пулеметын күкрәкләре белән каплаган татар егете Кәрим Исхаков та, чуаш егете Арсентий Карташов та сугыштан соңгы тормышны башкача күз алдына китергәннәрдер, еллар узгач фашизмның янә баш калкытачагы турында уйламаганнардыр. Бөтен халыкларның бергә-бергә, матур итеп яшәргә тиешлеген күңелләре белән сизгәннәрдер. Юкса, кочаклашып дигәндәй дошман амбразурасына капланмаслар иде. “Кочаклашып” дип үзем генә әйтәм инде. Тормышларының соңгы мизгелендә егетләр үзләрен ничек тотканнар? Бүген моны берәү дә төгәл генә әйтеп бирмәячәк. Шаһитлар инде күптән вафат. Ярый әле, Арсентий Карташовның кабере билгеле. Аны Кировоград өлкәсенең Змытница хуторы янында җирләгәннәр. Ә Кәрим Исхаковның кабере юк. Рөстәм Гомәров уенча, сугыш вакытында һәлак булган бөтен солдатларны санап-теркәп күмә алмаганнар. Кәрим Исхаков туганнар каберлегендә җирләнгән булырга мөмкин. Кайбер мәгълүматлар буенча, туганнар каберлекләрендә бүген 8 миллион ярым тирәсе совет солдаты ята һәм аларның күбесенең исеме билгесез. Хәбәрсез югалганнар 5 млн. тирәсе ди.
Шушмабаш мәктәбендәге очрашуга бик кыска, әмма, мәгънәле исем тапканнар. “Тормыш – мизгел” дип атала иде ул. “Кем уйлап чыгарды бу исемне?” – дип сорагач, мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданова тыйнак кына итеп: “Үзебез дип торабыз”, – дигән иде. Нәрсә диим, инде сеңелем. Үлем аша мәңгелеккә атлаган Кәрим Исхаковны халык күңелендә саклау өчен башкарган эшләрегезне тарих бәяләр.
Шөкер, Арча үз батырларын барлап тота, исемнәрен мәңгеләштерә. Моннан берничә ел элек Арча шәһәренең бер урамына Кәрим Исхаков исемен кушканнар иде инде. Инде менә Шушмабаш авылының бер урамына да Кәрим Исхаков исемен бирү турында сүз бара. Якташларымның сүзе эштән аерылмасын беләм.
Риман Гыйлемханов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев