erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Чия күлмәк, такта сумка белән...

Мөхәммәт Мәһдиев музеена Гөберчәк авыл балалары еш йөри. Алар төрле чараларда катнашалар, үзләренең белемнәрен арттыралар, укудан соңгы вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр. Бүген дә музейга килгән укучылар “Ике буын очрашуы” исеме астында сугыш чоры баласы, “Хезмәт ветераны” Минзина Сания янында кунакта булып, аның тормыш юлы белән таныштылар.

Минзина Сания Шәйхелислам кызы Арча районы Түбән Пошалым авылында 1944 елның 10 сентябрендә күп балалы гаиләдә беренчесе булып дөньяга килә. Алар гади генә авыл йортында ун кеше яшиләр: җиде бала, әти-әнисе һәм әтисенең апасы. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашып, яраланып кайта. Шәйхелислам балта остасы, тегермәнче булып эшли.

“Үскәндә уйнарга уенчык, кияргә кием җитәрлек булмады. Ватылган тәлинкә, чокыр кыйпылчыклары белән уйнадык. Утын агачына яулык киертеп, урындыкка куелган киезне төреп, курчак ясый идек”, - дип сөйли сугыш чоры баласы. 

Кечкенә кыз туган авылында башлангыч, аннары Урта Пошалым мәктәбендә укый. Башлангыч классларда укыганда алар авылдан биш бөртек кенә булса, урта мәктәптә егермедән артык бала дус-тату булып белем ала. Укырга әтисе ясап биргән шакмаклы агач сумка белән йөри. Соңрак базарда чемодан сыманрак сумкалар сата башлыйлар. Кызга әтисе андыен да алып бирә. Сания мәктәпкә чия төстәге күлмәк, аягына яз-көз күтәртмәле чабата, әнисе ямап биргән оекбашлар киеп, укырга йөри.

“Укытучылар ул заманда бер баланы да киемең иске дип сүкми,  ямалган булсын, ләкин тишек һәм пычрак булмасын дип кенә әйтәләр иде. Нәкъ шулай булды да. Безгә әни тишек, тузган киемнәрне төзәтеп, ямап бирә иде”, - дип искә ала ул.

Кыз башлангыч мәктәптә укыган вакытта ук әнисе Сөгъдәгә булышырга фермага йөри, көченнән килгәнчә ярдәм итә. 8-9 классларда укыганда җәен урманда, ә кышын фермада бәрәңге пешерергә булыша. Сания 10 нчы классны укый алмый, фермага эшкә керә, чөнки ишле балалы гаиләне туендырырга, әти-әнисенә ярдәм итәргә кирәк була. Ә ул чорда фермадагы һәр хезмәт кул көче сорый: чиләкләп су ташу, асларын чистартып, тирес чыгару, барда ташып ашату, печән-саламын тыштан ферма эченә кертү һ.б. Тырыш, уңган кыз өй салган вакытта да өстеннән ирләр киемен салмый, әтисе белән кара-каршы эшли: агач каерысы юна, такталар ышкылап чистарта, эне-сеңелләренә үрнәк булып үсә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1965 елда әнисенең туган авылы Гөберчәк егете Кыямга кияүгә чыгып, гаилә кора һәм биш бала тәрбияләп үстерә. Үскәндә җитмәүчәнлек, юклыкның нәрсә икәнен аңлап үскән Сания тормышка сакчыл карарга өйрәнә, һәр тапканның кадерен белә. Кияүгә чыккач та фермада эшли, сыерлар сава. Намуслы хезмәте күп кенә мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бәяләнә. Бик матур итеп җырлаучы, бөдрә чәчле Сания Минзина - эшкә батыр, йөзгә чибәр, сүзгә кесәгә керми торган хатын, кайнанасы белән уртак тел табып, утыз ел бергә яши. Кызганыч, илле өч яшендә ире вафат булып, биш бала белән тол кала. Ләкин аның тырышлыгы, максатчанлыгы, үткенлеге балаларын укытып, олы тормышка чыгарырга булыша. Кул эшләре белән шөгыльләнә, тәрәзә төбе саен гөлләр үстерә, тәмледән-тәмле ризыклар пешерә. Бала хәсрәте күтәрергә дә туры килә: сөлектәй улын җир куенына сала. Бүгенге көндә һәр баласы тормышлы, оныклары, оныкчыклары бар. Ул аларның һәр эшләренә сөенә, кирәк чакта төпле киңәшләре белән ярдәм итә, һәр аткан таңга куанып, белгән догаларын укып, тыныч, имин тормышта яши.

Укучылар “Хезмәт ветераны” сөйләгән һәр истәлекне игътибар белән тыңладылар. Күңелләрендә туган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу истәлеге итеп, фотога төштеләр, Сания апага үзләре ясаган котлау открыткасы белән китап бүләк иттеләр. Сугыш чоры баласы да, үз чиратында, укучыларга күчтәнәчләр өләште, иң изге теләкләрен юллады. Көзнең мул аенда туган Сания Минзинага, әниемә, сәламәтлек, гамил акыл, рухи көч, тыныч һәм якты киләчәк телим, киләчәктә дә яшь буын белән очрашырга, хатирәләр барларга язсын!

Халидә Габидуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев