Эзләнү эше дәвам итә...
Әле кайчан гына Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алган идек. Бу бәйрәмгә нык әзерләндек.
Гөберчәк авылыннан 116 ир-егет сугышка киткән. Мин сугышта катнашучы, тылда хезмәт куючы, сугыш чоры балаларының туганнарына, балаларына, күрше-күләннәренә, исән булган сугыш чоры балаларының үзләренә мөрәҗәгать итеп авылның өч йөзләп кешесе турында мәгълүмат җыйдым: кайчан туган, нинди белем алган, кемнәре бар, нинди тормыш юлы үткән яки кайчан вафат булып, кая җирләнгән... Сорауларым күп иде. Мәгълүмат байтак җыйналды.
Авылдашларыбызның гаилә альбомнары белән таныштым. Кызыклы, ниндидер вакыйгага нигезләнгән яки эш барышында төшкән фотоларын алып, аларның электрон вариантын булдырып, кайберләрен зурайтып Мөхәммәт Мәһдиев әйткән сүзләр белән музейда күргәзмә эшләп куйдым. Күргәзмә “Тарих! Дөньяда иң бөек нәрсә – син! Син тузмыйсың, байыйсың гына” дип аталды. Авылдашларыбыз турында язылган мәгълүматлар интернет челтәрләрендә чыгарылды, музейга куелды, хәтта кайберләре турында язылган мәкаләләр матбугатта басылып чыкты. Бу язмалар чыккач, чит җирләрдә яшәүче туганнары, мәсәлән, Италиядә, Финляндиядә, Казахстанда, Россиянең, Татарстанның төрле шәһәр-авылларында яшәүчеләрдән рәхмәт сүзләре килеп иреште. Алар якыннары хакында яңа мәгълүматлар да белделәр.
Җыйналган фотоларны бүлгәләп, альбомнар эшләп куйдым: сугышта катнашучылар, тылда хезмәт куючылар, сугыш чоры балалары. Альбомда авылдашларның исем-фамилиясе, туган яки вафат булган еллары, кем булып эшләүләре яки Бөек Ватан сугышында кайсы елларда катнашканлыгы язылган. Мондый мәгълүматлар киләчәк буын өчен бер тарихи мирас булып калачак.
Эзләнү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек эше бара. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемлеген әзерләдем. Элек авылдан 116 кеше сугышта катнашкан дип әйтә идек, яңа исемлектә 124 килеп чыкты. Чөнки кайбер авылдашларыбыз, сугышта катнашсалар да, исемлеккә керми калган.
Исемлектә таныш булмаган фамилияле кешеләр дә очрый. Аларның кем булулары хакында белү өчен сугыш чоры балаларына мөрәҗәгать иттем. Тыл хезмәтчәннәре инде күптән китеп беттеләр. Сугыш чоры балалары да бармак белән генә санарлык калды. Шундыйлардан Диләрә Әхмәдуллина, Сания Минзина, Миннехан Минсафин исән-сау. Мин һәрвакыт алардан сорашам. Мәсәлән, сугышта һәлак булып калучылар исемлегендә таныш булмаган фамилияле кешеләр очрый. Шундыйлардан – Шәйдуллиннар.
Маликов Мөгаллим абыйның гаилә альбомы белән танышканда хәрби киемнән 1944 елда төшкән ир затының фотосына юлыктым. Фотоның артын карасам, анда Хәмидулла Шәйдуллин дип язылган. Фотоның күчермәсен интернет челтәренә куеп, авылдашларга мөрәҗәгать иттем һәм Мөгаллим абыйның улы Илдардан да аның кем булуы хакында сораштым. Ул бөтен төгәллекне белмәде, ләкин Хәмидулла аларның туганы, аның кабере Гөберчәк зиратында икәнлеген әйтте. Интернетта минем соравыма Түбән Кама шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Мәдинә апа Хәмидуллина сөйләве буенча кызы Гөлназ җавап язып җибәрде. “Шәйдулла абый белән Гыйззениса тәтәнең уллары Әкрәм, Хәмидулла, Нәбиулла – өчесе дә Бөек Ватан сугышында катнашкан. Нәбиулласы һәлак булган, ә Әкрәм белән Хәмидулла сугыштан исән-сау кайтканнар. Әкрәм абый майор дәрәҗәсендә иде. Ул Казанда яшәде, Казанда җирләнде. Хәмидулласы сугыштан кайткач, бераз колхозда эшли, аннары Казанга китә. 1954 елда районыбызның Байкал авылы кызы Мәдинәгә өйләнеп, балалар үстерә. Кызганыч, Биектау районы Бөреле авылында яшәгәндә, 1960 еллар тирәлегендә, ул вафат була. Аны авылга алып кайтып җирләделәр”, – дип сөйләгән авылдашыбыз кызына.
Сораша торгач, Маликов-ларның кызлары Миләүшә, Гүзәлия дә туганнары турында бераз мәгълүмат җиткерде.
Сугыштан исән-сау кайтучылар исемлегендә Хәмидулла Шәйдуллин бөтенләй дә юк. Эзләнүләрнең нәтиҗәсе буларак, ул исемлеккә кертелде. 23 февральдә сугышта катнашучыларны искә алып, алар яшәгән нигезнең капка-коймаларына кызыл йолдызлар куйган идек. Шәйдуллиннарның берсенә йолдыз куелган, хәзер икесе хөрмәтенә куячакбыз.
Авылда Фәттахов фамилиясен берничә гаилә йөртә. Сугышта һәлак булучылар исемлегендә алар икәү. Аларның кайсы гаиләнекеләр икәнлеген тиз генә ачыклый алмадым. Чөнки бүген авылда яшәүче Фәттаховлардан сорашкач, аларныкы түгеллеге ачыкланды. Эзләнә торгач, Арча шәһәрендә яшәүче Венера Минзина әбисенең туганы һәм улы булуына төгәллек кертте. Алар гаиләсе бүген Галимуллин фамилиясен йөртә. Венера әйтүенчә, әбисе Язиләнең туганы Фәттахов Рәүф булган, ә улы Ибраһим да шул ук фамилияне йөрткән. Ике улы Галимуллин дип язылган. Бер гаиләдә ике төрле фамилия белән яшәгәннәр. Шуңа күрә буталчыклар да, аңлашылмаучанлыклар да килеп чыга.
Сугыштан исән-сау кайткан авылдашыбыз Хәбиров Хәтмулла турында да мәгълүматым аз иде. Чөнки ул читкә киткән. Туганнары аркылы телефон номерын табып, Хәтмулла абыйның улы Фәнәвил Хәбиров белән элемтәгә кердем. Максатымны аңлаткач, Фәнәвил әфәнде миңа әтисе турында тулы мәгълүмат җибәрде: сугышка кайчан киткән, кайткан, кайсы фронтта сугышкан, нинди орден-медальләргә лаек булган, кем булып эшләгән, кайчан вафат булып, кая җирләнгән. Аңа олы рәхмәтемне җиткерәм. Ул соңыннан әтисе турында истәлек-хатирәнең туган җирендә туплануына нык сөенүен белдерде.
Күп еллар элек авылдашыбыз Рәсимә апа Минсафина Бөек Ватан сугышына кадәр авылда яшәүчеләрнең исемлеген яздырган иде. Мин ул исемлекне еш карыйм. Чөнки сугыш вакытында вербовка яки башка сәбәпләр белән кайбер гаиләләр авылдан чыгып киткәннәр. Күпләре кире кайтмаган. Алар арасында да сугышта катнашучылар бар. Аннары Бөек Җиңүнең 60 еллыгына исән кайтучылар исемлеген төзегән идем, ә һәлак булучылар “Хәтер” китабында язылган. Шуларның бөтенесен бергә җыйнагач, байтак мәгълүмат барлыкка килә.
Әле ярый кәрәзле телефон бар. Ул чыдасын. Шушы эш белән шөгыльләнгәндә кая гына яки кемгә генә шалтыратмадым. Мәгълүмат җыюны күпкә җиңеләйтүче бер ярдәмче ул – телефон.
Миндә Җиңүнең 20 еллыгына төзелгән альбом да саклана. Анда да кайбер авылдашларыбыз турында язылган. Хәтта берничә фото да бар. Альбомда Ганиев Гапделфәрт исемле авылдашыбыз турында язылган, фотосы да сакланган. Бу кеше турында хәзергә бер генә дә мәгълүматым юк. Эзләнү эше дәвам итә...
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее мөдире.
Гөберчәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев