erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Гаилә ныклыгы - ил тынычлыгында

2024 нче ел безнең президентыбыз В.В. Путин тарафыннан “Гаилә елы” дип игълан ителде. Гаилә - җәмгыятьнең кечкенә ячейкасы. Һәрберебез бәхетле гаиләнең иминлеге, ныклыгы илнең тынычлыгына бәйле булуын белә. Ә тынычлык сагында торучылар – Ватанны саклаучылар алар.

Югары Аты мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 23 нче февраль көне ярыш-кичә итеп үткәрелде. “Алар – безнең горурлыгыбыз” дип аталган бу бәйрәмгә балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары кунак итеп чакырылды. Дәү әтиләр арасында  Әфган сугышы ветераннары - Хәлим Гаделша улы Вильданов, Ринат Мансур улы Нуриев та бар иде.

Ярыш-кичәдә балалар үзләренең әтиләре белән көч сынаштылар. Ике команда да  һәр яктан тапкыр, җитез һәм өлгер булганлыкларын күрсәтте. Нәниләр патриотик рухтагы шигырьләр сөйләделәр; җырлар башкардылар; зур алкышлар астында биеп, кунакларның күңелен күрделәр. Әфганчы дәү әтиләр балаларга файдалы кинәшләрен җиткерделәр. Дәү әниләр һәм әниләр үзләренен алкышлары белән ярышта катнашучыларга көч биреп тордылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйрәм буе балалар йөзеннән шат елмаю китмәде. Ул шатлык әти-әниләр йөзенә күчте. Килгән кунаклар да, сабыйлар да  бик бәхетле иде. “Илебез генә тыныч булсын! Авылыбызда сабыйлар тавышы беркайчан тынмасын! Бәхетле гаиләдә генә бәхетле балалар туа бит”,   - дигән теләктә тәмамланды бу бәйрәм.

                                                                                 Айсылу Хурамшина, Дилә Вильданова, Югары Аты балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев