erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Геройларны барларга бер кайчан да соң түгел

Бактың исә, күршебездә генә, Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәтеп, орден-медальләр белән бүләкләнгән геройның гаиләсе яшәгән икән. Очраклы рәвештә әлеге яңалыкны белгәч, миңа бик уңайсыз булып китте: авылыңның героен белмә инде, син, ә?!

 Тагын шуңа да уңайсыз: әтиләре сугышта халәк булып, тормышларын очын-очка ялгап, көне-төне колхозда тир түккән гәйлә булсалар да, ярдәм түгел -, хөрмәт тә булмады бит аларга.

Безнең Кәче авылыннан, Мөхәммәт Мәгдиев әйтмешли: бер герой да, бер космонавта чыкмаган. Әйе, мин шулай уйлап йөри идем. Ләкин, ялгышымны моңарчы билгесез герой документларына тап булгач кына аңладым. Косманавтлар чыкмаса да, геройлар чыккан икән бит. Орденлы кешеләребез дә күп: Бариев Нурислам, Гыйльмиев Рәүф, Җәләев Гәләү, Хәсәнов Яхъя, Шәйдулла (Шәйди) абый – “Кызыл йолдыз” ордены кавалерлары. Без бу геройларны мәктәптә укыганда ук белә идек. Зиннәтова Асыя, Шакирова Саимә һәм Ибрагимова Рәисә – “Хезмәт кызыл байрагы “ордены кавалерлары. 
Ләкин Шакирҗанов Закирҗанның «Батырлык өчен», медале, “Кызыл йолдыз” һәм “II дәрәҗә Ватан сугышы» орденнары кавалеры икәнен мәктәптә укыганда беребез дә белмәде, бу турыда авылда сөйләмәделәр. Исән-сау кайткан булса белерләр иде, әлбәттә. Әтисеннән өч айлык сабый булып калып, күрмәгәнен күреп, бүген исән-сау яшәп ятучы төпчек кызына квартир да биргән булырлар иде. Авылдашларым Закирҗан абыйның кем нәселеннән, кайсы нигездән икәнен уйлап, мәкаләмне укып утыралар булса кирәк. Зыян юк, хәтерләрне бераз эшкә җигеп, сугыш корбаннарын барлап чыгу начарлыкка түгел - савапка булыр. Авылдашым зур батырлыкларлар күрсәтеп сугышкан, аларның бик азы гына түбәндәге документларда чагылыш тапкандыр: 
Приказ № 03 по 215 стрелковому полку 179 стрелковой дивизии 92 стрелкового корпуса Первого Прибалтийского Фронта 12 февраля 1944 года. От имени Президума Верховного Совета Союза СССР награждаю Медалью «За отвагу»: Сапера саперного взвода красноармейца Шакирзянова Закирзяна за то, что при выполнении боевой задачи в районе Гралева Витебского района Витебской области 15.01.44 года под сильным пулеметным огнем противника, совместно с красноармейцем Щадеко, проделал проход в проволочном заграждении противника, сняв 14 мин натяжного действия, чем способствовал успешному проведению силовой разведки (кызганычка каршы, документ тулысынча түгел).
Икенче бер документта -“Наградной лист” та Шакирҗанов Закирҗанның батырлыгы турында түбәндәгеләр язылган: Шакирзянов Закирзян красноармеец, сапер 215 стрелкового полка 179 стрелковой Витебской дивизии представляется ордену “Красная звезда”. Год рождения 1909. Национальность татарин. Беспартийный. Участие в Отечественной войне с 1.08.41 года. Ранений не имеет. Призван Арским РВК, ТАССР. Награҗден медалью «За отвагу» пр. 03 от 12.02.44 года 215 сп.. При переправе полка 24-25.06.44 г. Через р. Западная Двина в районе д. Бакшишево, на подручных средствах переправил до 400 человек и 4 орудия, переплыв сам несколько раз в плавь. Достоин правительственной награды – ордена “Красная звезда”. Командир 215 сп.подполковник Бастраков. 8 августа 1944 года. 
Командир Закирҗанның гаиләсенә дә мактау хаты җибәрә. Ул анда Закирҗанның “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнүен хәбәр итә һәм хатын түбәндәге сүзләр белән бетерә: ...мы гордимся таким воином-героем и поздравляем Вас с его высокой правительственной наградой. Командир части Бастраков. 7 сентября 1944 года. Күреп торасыз, командиры да бит, татар дип тормаган, егетебезне зур горурлык -, ә гаиләсен зур хөрмәт белән искә алган. 
Шуннан соң Закирҗан сугышуын дәвам итеп Литвага кадәр барып җитә һәм шунда икенче орденга лаек була. Чираттагы “Наградной лист” та түбәндәгеләр язылган: 
В ночь с 13 на 14 сентября 1944 года перед наступлением, во время строительства переправы через реку Лислупе тов. Шакирзянов под сильным огнем противника упорно работал над постройкой моста. Своим примером смелости и спокойствия воодушевлял остальных бойцов на выполнение поставленной задачи. Мост был построен в срок, переправа нашим наступающим бойцам была обеспечена, но в самый последний момент очередью из пулемета сразило отважного воина. Достоин правительственной награды ордена «Отечественная война II степени» посмертно. Командир 215 сп. подполковник Бастраков. 28 сентября 1944 года.
Закирҗан 1944 елның 14 нче сентябрендә зур хөрмәт белән (извещениядә: “похоронен отданем воинских почестей” - диеп язылган) Латвиянең Право-Баусский уездында Юм авылында җирләнә. 
Илен саклап үзен аямыйчан сугышкан авылдашыбыз – татар милләтенең горурлыгы булырдай герой. Ә авылда аны белүче дә юк. Урыс милләтеннән булса, “Советлар Союзы герое” исемен дә биргән булырлар иде, бәлким. Ләкин эш анда түгел: нигә герой бик тиз онытылган? Нигә мәктәптә безгә ул герой турында сөйләмәделәр. Гаиләсен булса да авыл советында яки колхозда искә алучы булдымы икән? Ярдәм булмаса, хөрмәте булса да күңелләре булыр иде. Иренең геройларча халәк булуына исе китмәгәндер, шулай булырга тиеш, - дип кенә уйлагандыр ул ана. Шуңа күрә, хөкүмәттән үзенә игътибар-ярдәм таләп итеп йөрергә теләге дә, вакыты да булмаган, күрәсең. Башын иеп көне-төне эшләвен белгән, бар теләге: “кешеләр алдында ким-хур итмичән балаларын аякка бастыру” булган аның. Бер ул гына түгел, ирен һәм өстәвенә өчәр-дүртәр улларын югалткан аналар да бар иде авылыбызда. Аларның да балалары бер-нинди дә ярдәм күрмичән, ачлы-туклы яшәп, бала вакыттан ук колхоз эшендә чиләнеп, кимсенеп үскәннәр. Шул сәбәпле укый алмаганнар, тормышларын зур авырлыклар белән башлаганнар, күпләре бәхет эзләп чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр булганнар. Закирҗан балаларын да шундый язмыш каршы алган. Яза китсәң күп инде ул сүзләр..
Сугыш беткәнгә инде ничә еллар. Елның-елында Бөек җиңү көнен бәйрәм итәбез. Иң зур бәйрәмебез – сүз дә юк. Шул ук вакытта, 75 ел буена үзебезнең геройларыбызны барлап бетерә алмаганбыз (әллә билгелеләре дә онытыла башлаган, инде). Әйдәгез, хәтерләребезне яңартыйк, эзләник, сугыш корбаннарын кабат барлыйк. Сугыш елы аналарының һәм балаларының күңелләрен күрергә соңа калсак та, геройлар тарихын яза башларга бер кайчан да соң түгел.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фоат Закиров, Кәче. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X