erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Яңа Кенәр мәктәбе укучылары “РобоКвест” ярышларында призлы урыннар яулады

Робототехника – хәзерге заманда бик актуаль юнәлеш, чөнки ул фән һәм инженерлык өлкәләрен берләштерә. Робот эшләре югары сыйфатлы, ышанычлы һәм алар кешегә киң мөмкинлекләр бирә.

Стелла Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбендә робототехника түгәрәге 2019 елдан бирле эшләп килә.  Җитәкчесе – математика укытучысы Марсель Галәветдинов.

– Марсель Фаритович, сез робототехника өлкәсендә ничек эшли башладыгыз?  
– 2019нчы елда мәктәпкә “Үсеш ноктасы” программасы буенча яңа җиһазлар, шул исәптән роботлар ясарга детальләр кайтты. Мин робототехника буенча түгәрәк алып бара башладым.
– Укучылар бу өлкә белән ничек кызыксынып киттеләр? 
– Мәктәптә фән, техника белән кызыксынган укучылар бик күп, аларны кызыксындыру бик авыр булмады. Башта без район оештырган ярышларда катнашып җиңүләр яуладык, хәзер инде республика ярышларына да йөрибез.
– Алда сезнең нинди планнарыгыз бар?
– Бөтенроссия ярышларында катнашу һәм робототехника юнәлешендә яңа командалар булдыру

Мәктәбебездә робототехника белән шөгыльләнгән укучылар бик күп, алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап, дүрт егеттән торган команда төзелде. Бу 8нче сыйныф укучылары Булат Хакимҗанов, Адель Монасыйпов, Булат Хәлилов, Азат Шамсетдинов. Алар Арча районы муниципаль ярышларында уңышлы чыгыш ясап, инде икенче ел рәттән республика “РобоКвест” ярышларында призлы урыннар алалар. 

2023 елның язында команда 2 урын, 2023 елның көзендә команда 1 урын алды. Күптән түгел, апрель ахырында безнең мәктәп командасы Мөслим районында үткән республика ярышында катнашып шәхси 1нче һәм 2 нче урыннар алдылар.
– Без башлангычта укыганда, Марсель абый югары сыйныф укучылары белән безгә робототехника буенча мастер –класс күрсәттеләр. Шул вакыттан бирле мин роботлар белән кызыксынам. 5 нче класста Робототехника түгәрәгенә  йөри башладым, - дип уртаклашты сыйныфташыбыз Адель. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Булат Хәкимҗанов ярышларга ничек әзерләнүләрен сөйләде. 
– Без иң беренче роботларны җыябыз, аларны программалаштырабыз һәм төрле каршылык төзеп, роботларны тикшереп карыйбыз. Каршылык урынына ташлардан, чыбыклырдан торган трасса төзибез, - диде ул.

Азат Бөтенроссия ярышларында җиңгән укучылардан өстен чыгулары белән горурлануын җиткерде һәм моның киләчәктә тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч булуын әйтте. 
Ә Булат Хәлилов үзенең тормышын роботлар белән бәйләргә тели икән.
– Мин бу өлкәдә алга таба да эшләргә уйлыйм. Кешеләргә ярдәм итә торган машиналар төзисем килә, - диде ул.
Без үзебезнең мәктәп укучылары белән бик горурланабыз һәм алдагы ярышларда да уңышлар гына телибез. 

                                                                      Яңа Кенәр мәктәбе 
    8нче сыйныф укучылары Амалия Гарифзянова, Ралина Ибрагимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X