erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Яңа Кенәрдә мәчет беренчелегенә икенче тапкыр көрәш ярышы узды

Көрәш 2010 елгы һәм яшьрәк балалар арасында оештырылды.

Бүген, 18 октябрьдә Яңа Кенәр авылы мәчете тарафыннан авылыбыз мәктәбе спорт залында Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге татарча милли көрәш бәйгесе булып узды. 

Көрәш 2010 елгы һәм яшьрәк балалар арасында оештырылды. 

Сез ни өчен Шиһабетдин Мәрҗәни исемендә диярсез. Бөек татар мәгърифәтчесе, дин галиме үзе дә оста көрәшче булган. Сабантуйларда аңа тиң көрәшчеләр булмаган бит. Шагыйрь Акмулла аның турында «Мәйданда ул чыгарды артык гайрәт» дип яза. 

Ярышлар балаларның рухи һәм физик яктан нык һәм сәламәт булып үссеннәр өчен оештырыла. Гаиләләрен, Ватанабызны саклый алырлык егетләр үстерү нияте.

 Ярышны районыбызның мөхтәсибе Әмир хәзрәт Коръән аятьләре белән ачып җибәрде. Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов көрәшчеләргә уңышлар теләде.  

Форсаттан файдаланып, махсус хәрби операциягә үзенең ярдәмен кертүчеләрне истәлекле медальләр белән бүләкләп китте. 

Ошбу ярыш икенче тапкыр оештырылды. Ярыш алдагы елдагы ярышларга караганда командалар саны артуы белән дә аерылып торды. Ярышта 11 команда катнашты. Арча шәһәре, Яңа Кенәр авылы, Кәче, Балтач районы, Әтнә районы, Теләче районы, Биектау районы, Кукмара районы, Саба районы, Шушмабаш авылы, Лесхоз авылы командалары көч сынашты. Барлыгы 115 бала келәмдә бил алышты. Җиде авырлык үлчәве билгеләнде. Көрәшчеләр арасында 1,2,3 нче урын алучыларга грамота һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Командалар арасында җиңүчеләргә кубок һәм дипломнар тапшырылды.

 Беренче урынны Лесхоз командасы алды, икенче урында Арчаның бишенче гимназиясе, өченче урынга Яңа Кенәр, дүртенче урынга Мәтәскә командасы чыкты. 

Ярышларны оештыруга үз өлешләрен керткән иганәчеләргә Аллаһ рәхмәте барып ирешсен! Аеруча әйтеп китәсе килә ярышларны оештыруда Ришат Кашшаф улы Садиковның өлеше бик зур. Аллаһ рәхмәте илә Ришат абыйның тырышлыгы сәбәпле мәктәбебезгә көрәш өчен өр-яңа келәм кайтарылды. Ришат абый мәчетебезнең аксакалы булып тора. Аңа  саулык-сәламәтлек теләп калабыз.

Яңа Кенәр мәчете имамы ярдәмчесе Таһир Аксаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев