Яңа Кенәрдә Ришат Садиков гаиләсе кубогына волейбол ярышы узды
23 ноябрьдә Яңа Кенәр авылында мәктәбебезнең спорт залында Ришат Кашшаф улы Садиков гаиләсе беренчелегенә волейбол ярышлары булды
Ярышны Арча администратиясе урынбасары Ильшат Әхәт улы Галимуллин ачып җибәрде. Ярышны ачу тантанасында махсус хәрби операциядәге егетләребезгә зур ярдәм күрсәткән өчен истәлекле медальләр тапшырылды.
Ярышта Министрлар кабинеты, Әтнә, Диджейлар һәм Садиковлар гаиләсе командалары көч сынашты. Ярыш бик оешкан рәвештә барды. Ярышларның матур оешуы әлбәттә Ришат Кашшаф улының тырышлыгы нәтиҗәсе. Ришат абый олы яшьтә булуына карамастан сөбханаЛлаһ, үзен формада тота. Ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә тәмамланды:
Беренче урын – Каб Мин
Икенче урын – Әтнә
Өченче урын – Диджей
Дүртенче – Садиковлар гаиләсе.
.jpeg)
Таһир Аксаков, Яңа Кенәр мәчете имамы ярдәмчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев