erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Яңасала авылында Фәнис Ахунов белән очрашу үтте

Яңасала башлангыч мәктәбендә шушы белем учагын тәмамлаган, бүгенге көндә махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан авылдашыбыз Фәнис Рәис улы Ахунов белән авыл халкының бик тә җылы, эчтәлекле очрашу узды.

Очрашуны оештырган китапханәчебез Фәридә Борхановага аңа ярдәм иткән бакча, мәктәп кызларына, фельдшерыбызга олы рәхмәт. Алар бердәм булып гел шушындый җылы, матур кичәләр белән сөендереп торалар, без өлкән буынны. Ә бүгенге очрашу кичәбезгә килгәндә Фәнис очрашуга гаиләсе тормыш иптәше һәм ике  кызы   белән килгән иде.

Фәнис — безнең авылыбызның горурлыгы. Уңган, булган, тырыш егет. Аның каһарманлыгы,батырлыгы, ныклыгы һәм туган җиргә булган мәхәббәте һәрберебез өчен үрнәк булып тора. Очрашу барышында җылы әңгәмә корылды, Фәнис үзенең хис-куанулары белән уртаклашты, олы рәхмәтләрен җиткерде.

Татар егете - ил бөркете дәү әтиләре, бабалары кебек үк илебезнең матур киләчәге өчен көрәшкә күтәрелергә туры килгән бу егет- заманыбыз герое  очрашуда       авылдашларның бик күп сорауларына җаваплар бирде, сугышчан юлы хакында сөйләде.

Без сезнең белән горурланабыз, егетләр! Ир-егетләребезгә исән-сау булуларын, җиңү белән тизрәк туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез. Күкләребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын!Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!

Иң изге теләкләр белән Яңасала авылыннан газетаның актив укучысы Оркыя апагыз Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев