Яшәү өчен көрәш
Бу тормышта берәүләр әз генә авырлыкларга да түзә алмыйча сына, ә икенчеләре исә авыр язмышка дучар булса да, сусыз чүлдә үсеп чыккан гөл кебек өскә – кояшка үрмәли, биеклеккә күтәрелә. Бу язмамның герое – Раиф абый үз гомерендә бик күп авырлыклар күрсә дә, тормышны ярата, көчле рухлы, күпләргә үрнәк булып яши.
Беркөн шулай язгы матур көндә йомыш төшеп аларга барырга туры килде. Авылда өйләрне табуы кыен түгел. Урта бер җирдә матур такта белән тышланган, калай түбәле дүрт почмаклы йорт. Капка-койма бар да тимердән эшләнгән. Ишегалдына керүгә каралты-кураларның төзек булуы бу өйдә яшәүчеләрнең тәртипле гаилә икәнлеге күрсәтеп тора.
Ишекне ачып җибәрүгә ялт итеп ачык йөзле, тәмле телле Резеда каршы алды. Раиф абый янына кергәнче шыпырт кына әйтеп куйды ул: “Гомер буе сызлануларын да, күңелдәгесен дә сөйләп кешегә зарланып йөрмәде, ярый әле колагы ишетә, күзләре күрә“.
Түр якта караватта Раиф абый ята иде. Сабый баланыкы кебек кечкенә генә калган гәүдәсен күргәч бер мәлгә куркып та куйдым. Сабыр карашын шунда ук күреп алдым.
– Резеда минем өчен Аллаһы Тәгаләдән кала икенче кеше, – дип сүзен башлады ул. – Бер минутка да күз уңаеннан ычкындырмый. Ашата-эчертә, җылы сүзләре белән күңелне күтәрә, мең-мең рәхмәт аңарга.
Әйе, менә ничә елдан бирле инвалид ирен бала караган кебек тәрбияләгән бу хатынга сокланмый мөмкин түгел.
1961 елда табигатьнең иң гүзәл җиренә урнашкан Печмәнтау авылында әтисе Хәнәфи, әнисе Әлфия гаиләсендә дөньяга килә ул. Бу гаиләнең башта 7 ел балалары булмый. 7 елдан соң Раиф абый туа. Малайга 1,5 яшь булганда әтиләре Хәнәфи кисәк үлеп китә. Әнисе Әлфия апа яшьтән толлык ачысын татый, ә малай ятим кала. Бала чакта иң авыры – башкалар әти дип әтиләренә сарылганда әти дип әйтерлек кеше булмавы, үзеңнең зарларыңны аңа сөйләп әз генә булса да иркәләнә алмавы. Бу сүзләрне сөйләгән Раиф абыйның күзләреннән яшь чыкты.
Әни кеше бердәнбер улы Раиф өчен җан атып яши. Колхозда авыр эшләрдә эшли, аннары 20 ел буе (1960-80нче еллар) хуҗалыклардан сөт җыю эшенә керә. Ул елларда хуҗалык саен бер сыер асрала иде. Кечкенә Раифны иртүк әнисе сөт җыярга чыгып киткәндә күршеләр Хәйрулла абый белән Гыйлембану апа карый торган була. Көн дә иртән ат җигеп әнисе 3 авылдан сөт җыя. Җыйган сөтне Яңа Кенәрдә урнашкан сөт комбинатына илтеп тапшырасы була. Нинди авыр хезмәт башкарган. Ул вакытта бит юллар начар, асфальт җәелмәгән. Язгы-көзге пычрак, кар-буранлы көннәрдә 40 литрлы бидоннарны атка төяп бер ялгызы ничек эшләде икән бу апа дип уйлап куясың. Шундый батыр йөрәкле булган Әлфия апа. Ире үлгәндә иске булып калган өйне сүтеп 1975 елда яңа өй салып керә. Бик тырыш хатын була.
Малай башлангыч белемне авылда алса, 8 еллыкны күрше Иске Ашыт мәктәбенә барып укып бетерә. 1976 елда Үрнәктәге механизаторлар әзерли торган училищега укырга керә, аны уңышлы гына тәмамлап колхозга эшкә кайта. Авылдашы Хәбибулла Сабиров эшләгән машинага йөкче булып эшкә урнаша. Ул вакытта колхозда кеше күп, тракторлар аз. 1979 елда ниһаять “Беларусь“ тракторы бирәләр. Шунда эшли башлый. Иртә яздан кара көзгә кадәр тракторда ул. Җәй көне бәрәңге утырту, көз көне бәрәңге алу эше була. Кышын тракторы белән Арчадан күмер, ашлык ташый. 1986 елда Сөрде кызы Резеда белән гаилә корып 2 бала үстерәләр. 2002 елда әнисе Әлфия апа гүр иясе була. Аны да хөрмәтләп соңгы юлга озаталар.
2008 елда Раиф абыйның сәламәтлеге нык какшый, аяклары йөрмәс була, куллары кәкрәеп әйбер тота алмас хәлгә килә. Аңа беренче төркем инвалидлык бирелә.
Аңа хәзер 64 яшь. Саулыгы булса йөгереп кенә йөрерлек ачык күңелле ир 16 ел йөри алмыйча коляскада утырса да, бер дә үзен кимсетеп күрсәтми. Йөзе һәрвакыт елмаюлы, киләчәккә ниндидер өмет белән карый ул. Радио тыңлый. Хәлен белергә күршеләре керә, рәхәтләнеп сөйләшеп утыра. “Аллаһы Тәгаләдән гел түземлек сорыйм, бар белгән догамны укып утырам“, – ди ул. Кыш көне алар Арчадагы кызларында торалар, ә җәй көне авылга кайталар. Хатыны да бик эшчән, тырыш. Бакча эшкәртеп бәрәңге, яшелчәләр утыртып, кош-корт асрап көн күрәләр.
Кәефе булганда Раиф абый да җәйге матурлыкны карарга капка төбенә чыга. Урамнан үткән һәрбер кешегә хәерле юл теләп кала. Ә иң куанычлы көне – 16 июнь туган көненә классташлары, дуслары килә. Ел саен шулай чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәчләр белән килеп күңелен күрәләр. Сабый баласыман куана ул. Кеше күңеленә күп кирәкми, әздән дә күңел була. Балалары, оныклары һәм янәшәсендә үзен карап, тәрбияләп торучы Резедасы бар. “Алар булмаса яшәвемнең бер тиен дә кыйммәте булмас иде“, – ди ул.
Раиф абыйга сәламәтлек, түземлек, озын гомер телим.
Зөлфия Миңһаҗева. Печмәнтау
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев